В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Футбол буенча дөнья чемпионаты кунакларыннан шалтыратулар җиде телдә кабул ителәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май). Футбол буенча дөнья чемпионаты спортчылары һәм тамашачылар “Ашыгыч шалтыратулар хезмәте – 112” аркылы җиде телдә ярдәм ала ала. Ярышлар вакытында белгечләр белән иңгә-иң волонтер-тәрҗемәчеләр эшләячәк.
Мондый ярдәмчеләр 2013 елда үткән Универсиададан башлап җәлеп ителә. Узган елда, Казан Конфедерацияләр кубогын кабул иткәндә, 112 номеры аша чит ил вәкилләреннән 90 шалтырату кабул ителде. Күпчелек очракта, аларны гомуми мәгълүмат кызыксындырган, ләкин медицина ярдәме алу өчен шалтыратучылар да булган.
Быел 50 волонтер җәлеп итәргә планлаштырыла. Алар шалтыратучылар белән FIFAның дүрт рәсми телендә (инглиз, алман, француз һәм испан) аралашачак. Аралашу телләре буларак шулай ук япон, кытай һәм фарсы телләре дә файдаланылачак. Штат режимында белгеч шалтыратуларны рус, татар һәм инглиз телләрендә генә кабул итә ала.
Волонтерларга оператор эшен, мөрәҗәгать итүче карталарын тутыру тәртипләрен, терминологияне өйрәнергә туры киләчәк. Бүген “Ашыгыч шалтыратулар хезмәте – 112”дә волонтерлар белән беренче дәрес үткәрелде.