В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Тормыш юлы» хәйрия проектына теләге булган һәркем ярдәм итә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче апрель). Казанда «Ярдәм» хәйрия фонды «Тормыш юлы» социаль проектын эшләтеп җибәрде. Волонтерлар апрельдән көн саен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, ялгыз пенсионерларга һәм аз керемле кешеләргә кайнар төшке ашлар белән ланч-бокслар китерәләр. Шулай ук, кирәк булганда, үзиреклеләр аларга дарулар да китерә.
«Проект сәламәтлекләре буенча төрле чикләүләр булган кешеләргә ярдәм мтүгә юнәлдерелгән, аларның күбесе кибеттә азык-төлекне сатып алу түгел, мөстәкыйль рәвештә ашарга әзерләргә дә сәләтле түгел, - дип аңлатты фондның матбугат сәркатибе Римма Гатина. - Үзизоляция шартларында аларга ярдәм итә алырлык туганнарына килеп йөрергә кыен, ә әзер ризыкны сатып алырга матди хәлләре мөмкинлек бирми».
Юлга чыгар алдыннан барлык волонтерлар медицина тикшерүе узалар һәм сәламәтлек торышы турында белешмә алалар. Моннан тыш, барлык үзиреклеләр белән инструктаж үткәрелә, аларның һәркайсына волонтер булулары турында белешмә бирәләр. Волонтерлар һәм «Ярдәм» фонды арасында ярдәмгә мохтаҗ булучыларның шәхси мәгълүматларын таратмау турында килешү төзелә.
Профессиональ пешекчеләр тарафыннан әзерләнгән кайнар ризык белән ланч-боксларны китергәндә, фонд волонтерлары ярдәм алучылар белән дистанцияне саклыйлар һәм индивидуаль яклау чаралары - битлекләр, перчаткалар һәм кул өчен антисептиклар кулланалар.
«Тормыш юлы» проекты кысаларында төшке ашларны билгеле яшәү урыны булмаган кешеләргә дә тарату каралган, дип хәбәр иттеләр «Ярдәм» хәйрия фондында.
Катлаулы тормыш хәлләренә эләккән кешеләргә теләге булган һәркем ярдәм итә ала. Мәсәлән, китертүне исәпкә алып, 155 сум тәшкил иткән ланч-бокс бәясен капларга мөмкин. Фонд сайтында барлык кирәкле мәгълүматны төгәлләштерергә һәм проектка ярдәм итәргә мөмкин.
Фондка ярдәм сорап мөрәҗәгать итү һәм кайнар ризык белән ланч-бокслар алу өчен гаризаны +7(843)258-07-78 телефоны буенча калдырырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Казанда үзизоляция режимы вакытында авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә хәйрия фондлары гына түгел, төрле оешмалар һәм компанияләр, шулай ук волонтерлар һәм ярдәмчел шәһәр кешеләре дә ярдәм итә.
Әйтик, якын көннәрдә мохтаҗ Казан пенсионерларына 10 мең азык-төлек «Игелек тартмасы» өләшәчәкләр. Ярдәм алучыларның исемлекләре социаль яклау органнары һәм «Игелекле Казан» проекты биргән мәгълүматлар буенча формалаштырыла.
Моннан тыш, көн саен Казан волонтерлары коронавирус инфекциясеннән катлауланулар булу куркынычы янаган төркемдәге өлкән яшьтәге шәһәр халкына азык-төлек һәм дарулар китерә. Азык-төлек һәм дарулар китерү буенча пенсионерлардан, шулай ук волонтер булырга теләүчеләрдән гаризалар «Ачык Казан» системасында сайтта яисә +7(843)236-4-123 (теләсә нинди телефоннан), 063 (шәһәр телефоннарыннан) телефоннары аша кабул ителә. Хәзерге вакытта шәһәр волонтерлык штаблары резервында 500-дән артык кеше тора, алар инде 1700-гә якын кешегә ярдәм иткән.
Моннан тыш, шәһәр бюджеты хисабына дистанцион уку чорына азык-төлек җыелмалары белән Казан укучыларының ташламалы категориясе, шулай ук сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән укучылар тәэмин ителде. Аларны элек мәктәптә бушка тукланучы 24 меңнән артык бала алачак.