«Zа Победу! Казань» хәрәкәте Совет районында урнашкан. Әлеге хәрәкәт ике ел эчендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга 400 тоннадан артык гуманитар йөк җибәргән. Аңа яшеренү челтәрләре, окоп шәмнәре һәм волонтерлар тарафыннан эшләнгән һәм тегелгән махсус форма, шулай ук хәрби җиһазлар, азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яраклары кергән. Ярдәмне сугышчыларның көн саен килгән мөрәҗәгатьләре нигезендә җыялар, ә йөк җыюга казанлылар гына түгел, Россиянең башка шәһәрләрендә һәм чит илләрдә яшәүчеләр дә кушыла. Күптән түгел хәйрия оешмасына ике ел тулды – бу уңайдан волонтерлар нигез салынганнан бирле нәрсәләр эшләргә өлгергәннәрен сөйләделәр.
Оешманың беренче көннәреннән үк волонтерлар хәрби махсус форма тегәләр. Башта аларның биналары һәм җиһазлары булмаган — волонтерлар барысын да өйдә эшләгән. Мәсәлән, хәрәкәт җитәкчесе урынбасары Наталья Әхтәмова материалны кискән, ә автомобильле волонтерлар аны тегүчеләр өйләренә илткәннәр, соңгылары тегү машиналарында детальләрне теккәннәр. Аннары Солидарность урамындагы 10 нчы йорттагы бинаны ирекле хезмәткәрләргә түләүсез нигездә Совет районы администрациясе тапшырган. Шулай ук аларга тегү җайланмалары сатып алырга ярдәм иткәннәр.
«Совет районы администрациясе башлыгы Роман Рәмиз улы Фәтхетдиновка, социаль сәясәт идарәсе җитәкчесе Ирина Петровна Смирновага һәм «Игелекле Казан» җитәкчесе Татьяна Сергеевна Мерзляковага җиңү хакына хезмәт итә алырлык бинабыз булган өчен рәхмәт әйтәсе килә!» — дип рәхмәт белдерде хәрәкәткә нигез салучы
Евгения Коцарь.
Ике ел эчендә волонтерлар
5 меңнән артык әйбер тектергән, шул исәптән флис һәм яшеренү костюмнары, балаклавлар, снудлар, башлыклар, эвакуация строплары, госпитальләр өчен мендәрләр, «свой-чужой» бәйләвечләре, җылы бахилалар һ.б. Шулай ук волонтерлар теккән бер генә эшләнмә дә сатылмый — барысы да МХО катнашучыларына бушлай җибәрелә.
Солидарность урамындагы бинада һәм башка берничә урында активистлар челтәр үрәләр. Монда «көмеш» волонтерлар, шәһәрнең югары уку йортлары студентлары, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» активистлары, «Транснефть – Прикамье» АҖ хезмәткәрләре катнаша. Мәскәү, Брянск, Көньяк Сахалин, Архангельск халкы, Кипр һәм Австрия ватандашлары да ярдәм итә. Моннан тыш, быел волонтерлар челтәр үрү буенча күчмә мастер-класслар оештырдылар, бу эш темпын тизләтте.
Ике ел эчендә волонтерлар төрле зурлыктагы һәм төрле төстәге
480 яшеренү челтәре әзерләгәннәр. Эшләнмәләр фронтта бик кирәк — сугышчылар аларны хәрби техниканы һәм блиндажларны саклау һәм яшерү өчен кулланалар. «Безнең хезмәтчәннәр кулларын куймыйча эшлиләр, бөтен буш вакытларын сугышчыларга ярдәмгә бирәләр. Әгәр барлык үрелгән челтәрләрне тоташтырып булса, алар белән өч футбол кырын каплап булыр иде!» — дип билгеләде Евгения Коцарь.
Хәрәкәттә катнашучылар көн саен ике сменада эшлиләр, хәтта өйгә дә эш алалар, мәсәлән, спанбонд (тукылмаган материал) кисәләр, челтәрләрне урыйлар, кисүне башкаралар. Оешмага нигез салучы эш тизлеге белән бергә материаллар сатып алуга ихтыяҗ да арта, дип өстәде. Маскировка челтәрләрен үрү өчен тукымалар сатып алырга ярдәм итә алган битараф булмаган кешеләр һәрвакыт кирәк.
Үрү буенча өлкән хезмәт иясенә 84 яшь. Валентина Федоровна моннан ике ел элек челтәрне беренчеләрдән булып ясый башлады. Бүгенге көнгә кадәр ул оешмага ярдәм итүен дәвам итә. «Без аны барыбыз да бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Ул — сугыш баласы, шуңа күрә аның нәрсә икәнен ишетеп кенә белми», — дип уртаклашты Евгения Коцарь.
Берләшмә шулай ук окоп шәмнәре ясауда да ярдәм итә. «Свечи-Печи» халык хәрәкәтенә чыгым материалларын (калай банкалар һәм картон) тапшыралар, ә активистлар алардан шәмнәр ясыйлар. Аннары эшләнмәләрне Мәскәүдән волонтер Анна Смагина ярдәмендә алгы сызыкка җибәрәләр. Фронтның төрле юнәлешләренә барлыгы
350 дән артык окоп шәмнәре тапшырылды.
Моннан тыш, җибәрелә торган йөкләр исемлегенә саклану чаралары (корыч тышча һәм пыялага каршы элементлар), хәрби бурычларны нәтиҗәле үтәү өчен техник чаралар, балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән, махсус урта уку йортларыннан, югары уку йортларыннан һәм битараф булмаган кешеләрдән азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яраклары керә. «Хәрәкәтнең барлык катнашучылары даими рәвештә сугышчыларга һәм безнең хәйрия оешмасына ярдәм итәләр. Ике ел эчендә без фронтка
400 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрдек, моның белән горурланабыз! Без бит бу эшнең әһәмиятен аңлыйбыз», — диде Евгения Коцарь.
Берләшмәгә МХО-да катнашучыларының туганнары да актив кушыла, алар оешма эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә дә ярдәм итә. Мондый уртак эш гаиләләрне берләштерә.
«Zа Победу! Казань» оешмасы волонтерлары төрле чаралар үткәрә. Алар арасында — 76 нчы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренең һәм уку йортлары студентларының хәрби хезмәткәрләр һәм МХО-да катнашучылар белән очрашулары, преподобный Серафим Саровский гыйбадәтханәсе мәхәллә кешеләре белән бергә хәйрия ярминкәләре, «Халык фронты» хәрәкәте белән әзер продукция күргәзмәләре.
Берләшмә Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты администрациясе белән дә хезмәттәшлек итә – «Әниләр көне» һәм «Әтиләр көне» чаралары оештырылды. МХО-да катнашучыларның гаиләләре арасында шәһәрнең мәдәни вакыйгаларына билетлар актив таратыла.
«Хәрби хезмәткәрләргә, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән бөтен эшчәнлек сугышчыларга ватандашлар аларны яраталар, көтәләр һәм ярдәм итәләр дигән ышаныч бирә! Фронттагы егетләр өчен ярдәм бик кыйммәтле һәм мөһим. Без барысын да аңлыйбыз, аларга никадәр авыр, һәм безнең ярдәм аларның кәефен һәм сугышчан рухын күтәрә. Ышанычлы тыл — Җиңү нигезе!» — дип йомгаклады хәрәкәткә нигез салучы.