В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар 15 мартта «Триумф» спорт комплексында узачак
Шимбә көнне, 15 мартта, Казанда «Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме» спартакиадасының волейбол сезонының озак көтелгән финалы узачак», – дип хәбәр иттеләр проектның телеграм-каналында.
15:00 сәгатьтә «Триумф» спорт комплексы мәйданчыгында финалистлар командасы бронза медальләр өчен көрәшәчәк, ә 16:00 сәгатьтә алтын өчен хәлиткеч матч башлана. 16:50 дә җанатарларның иҗади чыгышлары планлаштырылган.
Керү ирекле, үзең белән икенче аяк киеме яки бахила алырга кирәк. Ярышлар О.Кошевой урамы 19 адресы буенча узачак.
Исегезгә төшерәбез, «Йөзьяшәрләр уеннары» спортның 10 төрен берләштерә: өстәл теннисы, шахмат, йөзү, чаңгы ярышлары, төньяк йөреш, дартс, ГТО, җиңел атлетика, волейбол һәм футбол. Ярышлар 2016 елда Казан мэриясе тарафыннан оештырылган «Яшәү яме» проекты кысаларында уза. Өлкән буын кешеләре өчен ял итү, мәдәни һәм спорт чаралары каралган. Пенсионерлар бушлай муниципаль спорт объектларында, мәдәни оешмаларда, шулай ук шәһәр паркларында һәм скверларында төрле вакыйгаларга йөри ала.