В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Заявкалар солистлардан һәм музыкаль коллективлардан кабул ителә
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче август). Солистлар һәм Казанның музыка коллективлары «Свои голоса – 2023» вокаль марафонында катнаша ала. Заявка кампаниясе 20 нче августка кадәр ачык, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.
Вокаль осталык өлкәсендәге экспертлар конкурста катнашучыларны сайлап алачак, алар финалда иң яхшы башкаручы исеме өчен көрәшәчәк. Заявкалар сылтама буенча кабул ителә.
Беренче сайлап алу көне 21 нче августта 11:00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узачак.