Ярдәм чарасы мобилизацияләнүчеләргә, үз теләкләре белән киткән хәрби хезмәткәрләргә һәм контракт нигезендә хезмәт итүчеләргә кагыла.
Фото: Денис Гордийко
Ярдәм итү чаралары мобилизацияләнүчеләргә, үз теләкләре белән киткән хәрби хезмәткәрләргә һәм контракт нигезендә хезмәт итүчеләргә кагыла.
Дәүләт милкен арендалау өчен түләүләрне кичектереп тору мобилизация срогына һәм өстәмә 90 көн вакытка бирелә. Моннан тыш, хәрби хезмәткәр хастаханәдә яки башка стационарда дәваланса, вакытны озайтырга мөмкин. Кичектерүдән тыш, хәрби хезмәткәрләргә аренданы штраф санкцияләрсез өзәргә мөмкинлек бирелде.
Җирле үзидарә органнарына шулай ук хәрби хезмәткәрләргә муниципаль милекне арендалау өчен түләүләрне кичектерергә тәкъдим ителде.