ТАССРның 700-дән артык медицина хезмәткәре Бөек Ватан сугышы елларында гамәлдәге армиягә җибәрелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май, Алинә Бережная). Бөек Ватан сугышы елларында ТАССР хәрби-медицина учреждениеләрен концентрацияләү урынына әйләнде. Кыска гына вакыт эчендә ачылган Казанның 50-дән артык госпиталендә каты яраланган, авыр операцияләргә мохтаҗ солдатларны дәвалаганнар. Сугыш елларында республикада 340 меңнән артык солдат һәм офицер медицина ярдәмен алды. Татарстан табиблары фронтта да үзләреннән бәяләп бетергесез өлеш кертте. ТАССРдан гамәлдәге армиягә 700-дән артык табиб җибәрелгән. Алар арасында хәрби – кыр хирургы, медицина хезмәте подполковнигы, хәзер Бөек Ватан сугышы ветераны Татьяна Андреевна Емелина да була. Кыр шартларында, снарядлар шартлавы астында үткәрелгән катлаулы операцияләр, меңләгән коткарылган кеше гомерләре турында Татьяна Андреевна KZN.RU порталы укучыларына сөйләде .
Татьяна Андреевнаны өендә очратып булмый диярлек. 98 яшендә ул бер урында гына утырмый - күп йөри, башка ветераннар белән очраша һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирү белән актив шөгыльләнә. «Без китәчәкбез, ә Кызыл Армия солдатларының батырлыгы хәтердә калырга тиеш, үсеп килүче буын Җиңүнең нинди кыйммәткә ия булуын белергә тиеш», - ди Т.Емелина.
Ветеранны һәрвакыт аның 86 яшьлек кече сеңлесе Анна Андреевна озатып йөри. Апалар гомер буе аерылгысыз. «Мин аннан башка беркая да бармыйм, ул минем җаным, туганым, иң якын һәм газиз кешем», - дип аңлата Татьяна Андреевна.
Ветеранның шәхси архивында сугыш еллары фоторәсемнәре сакланган. Яшь, матур, гимнастерка кигән, җитди карашлы Татьяна Андреевна 21 яшендә фронтка эләгә.
«Мәктәптә химик булырга хыялландым, әмма 10-нчы сыйныфта укыганда, табиб хатасы аркасында әтием вафат булды, аның соңгы теләге минем табиб булуым һәм бер генә кешенең булса да гомерен саклап калуым иде», - дип искә ала Татьяна Андреевна.
Сугыш башлану турындагы яңалыкны медицина институтының өченче курс студенты Татьяна узып баручылардан ишетеп белә. «Имтиханнар тапшырганнан соң без төркемдәшләребез белән Маркиз утравына ял итәргә киттек. Өйгә ял итеп, көлеп, күтәренке күңел белән кайтып килә идек. Трамвайда яныбызга бер хатын кыз килеп, эндәште: «Сез әле белмисездер...сугыш башланды», - дип сөйли Т.Емелина.
Фронтка студентлар җибәргәндә, институт укытучылары бер генә нәрсәне әйттеләр: «Исән-сау әйләнеп кайтыгыз». 21 яшьлек Таня студентлар төркеме белән искиткеч хирург Александр Вишневскийда белем алалар. «Ул безгә шунда ук әйтте: «Сезне институтта ничек дәваларга икәнен өйрәттеләр, ә мин сезгә яралыларга ничек ярдәм итәргә кирәклеген күрсәтәм», - дип билгеләп үтә Т.Емелина.
Сугышны Татьяна Андреевна Волхов фронтында күрә. Биредә 240 урынга исәпләнгән госпитальдә табиблар 2-шәр мең яраланган кешегә хезмәт күрсәтә. «Сез беренче пациентыгызны хәтерлисезме?» - дип кызыксынабыз ветераннан. «Сез нәрсә?.. Пәлщ-палаткаларда 5 меңгә кадәр яраланган кешене алып киләләр иде, исемнәрен һәм дәрәҗәләрен истә калдыру түгел йөзләрен дә күреп өлгерми идек», - дип искә ала Т.Емелина.
Волхов елгасыннан Одерга кадәр - Татьяна Емелина куллары аша меңләгән сугышчы узган. Ял итәргә вакыт юк иде, операция өстәле артында табиблар өчәр тәүлек йокысыз эшләде. «Аяклар шеште, итекләрне кисәргә туры килә иде», - ди хәрби табиб. «Һөҗүм башланган вакыт җәһәннәмгә тиң иде. Җир селкенә һәм аяк астыннан киткән кебек була, шартлаулар һәм очкан снарядлар астында операция ясадык»,-дип искә ала Татьяна Андреевна. 74 ел узган инде, ә безнең әңгәмәдәшебез, ул еллардагы вакыйгалар турында сөйләгәндә, күз яшьләрен тыя алмый. Снарядлар медицина персоналы эшләгән палаткага килеп җитә иде.
«Татьяна Андреевнага хәтирәләр еш кына йокларга ирек бирмиләр – куркыныч төшләр керә һәм тагын һөҗүм башлана кебек тоела», - дип сүзгә кушыла Анна Андреевна. Сүз уңаеннан, сеңлесе һәрвакыт Татьяна Андреевнаны исеме һәм әтисенең исеме белән атый.
Хәрби табиб үзе бер һөҗүм вакытында контузия алган. «Мин бәхетле күлмәктә тудым, күрәсең, минем өчен гомерләрен саклап калган солдатлар дога кылгандыр», - дип сөйли Татьяна Андреевна.
Җиңүгә ышаныч белән яшәдек һәм өйгә кайтырга хыялландык, дип искә ала Татьяна Андреевна. Ә бервакыт төнлә бомбага тотылу вакытында снаряд кыйпылчыклары әңгәмәдәшебезнең баш киеменә эләгә, баш киеме булмаса, ул яралангн булыр иде. «Минем бүрекне алыштырдылар, ә аның эчке ягында «Өченче мех фабрикасы, Казан шәһәре» дип язылган, елап җибәрдем, бу бүрекне үбә башладым, өйдән нинди дә булса хәбәр алуыа шатландым»,-дип сөйли Т.Емелина.
Сугыш кырыннан китерелгән солдатларның хәле төрле иде, әмма операция өстәлендә беркем дә үлми иде, дип искә ала ветеран. Табиблар һәр тормыш өчен көрәште, өстәвенә, совет солдаты тормышы өчен генә түгел. Хәрби табиблар тоткыннарны да дәвалады. Татьяна Андреевна хәтерендә Украинада булган хәл уелып калган. «Дюндинның температурасы 40 тирәсе иде, муены үлекләп шешкән, табиблар кулларын төшерде, мин аны тәрбияләргә тотындым – кабырганы алдым, марляны Вишневский мазьга манып яраны томаладым. Сез ышанмассыз, берничә көннән соң аның хәле яхшырды», - ди ак халатлы фәрештә. «Табиб гомерләрне коткарырга тиеш, һәм ярдәмгә мохтаҗ кешенең безнең солдатлар яки дошман булуы мөһим түгел», – дип аңлата Т.Емелина.
Волхов фронты, Ленинград блокадасын төшерү, Курск дугасындагы сугыш, Днепрны оештыру, Украина, Молдавия, Румыния, Польшаны азат итү һәм Көньяк Германия шәһәрләрен алу – безнең героиня бөтен сугышны үткән. Көтеп алынган сүз: «Җиңү»не Татьяна Андреевна 9-нчы май алдындагы төндә ишетә. «Капитуляциягә кул куелу алдыннан госпитальләрне Прагага күчерү турында әмер булды. Солдатлар белән бер машинаны җибәргәннәр, ә без яралылар янында калдык. Төнлә госпиталь башлыгы килеп, хәбәр җиткерде: «Сугыш бетте». Дежур табибның капчыгында бенгаль утлары бар иде, без шатлыктан аларны кабыздык, бу гомуми шатлык иде», - дип искә ала Татьяна Емелина.
Безнең героиня Казанга 1945 елның декабрендә кайта. «Аны йорт бусагасында күргәч, муенына асылындым. Икебез дә елыйбыз, үбешәбез, бер-беребезгә карап туя алмыйбыз. Төне буе сөйләшеп чыктык», - дип искә ала Анна Андреевна.
Әтисенең соңгы үтенече, кызының табиб булуын теләве гомер буена һөнәр сайлавына нигез булып тора. Татьяна Андреевна Емелина Казан шәһәре Киров районының 3-нче номерлы балалар хастаханәсендә участок педиатры булып эшли, соңрак балалар консультациясе мөдире, аннан соң бүлек мөдире, аннары баш табиб була. Аттестациядән соң Татьяна Андреевна Татарстанның баш педиатры була. Медицина карьерасын Татьяна Емелина ТР Сәламәтлек саклау министрының хатын-кызлар һәм балаларның сәламәтлеген саклау буенча урынбасары вазифасында тәмамлый.
Ак халатлы фәрештәнең исеме «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә һәм Казанның Мактау Китабына кертелгән. Татьяна Емелина үзенең кешеләргә һәм һөнәренә булган бөтен мәхәббәтен «Татарстан табибларының фронт юллары» китабында тасвирлый, анда хәрби шинельләрдәге табиблар, аларның авыр һәм фидакарь хезмәте турында сөйләнә.
«Мин бәхетле кеше, әтиемнең үтенечен үти алдым, коткарган солдатларның рәхмәт сүзләре теләсә нинди медальләрдән һәм орденлардан да кыйммәтрәк. Мин хәзерге буын ветераннар белән күбрәк аралашсын иде, дип телим. Әйе, бу хәтирәләрдә авырту, күз яшьләре, югалтулар, ләкин совет халкының батырлыгы турындагы истәлекне бары шулай гына саклап калырга мөмкин», - дип тәмамлады Т.Емелина.