Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.07.2020, 21:47

Казанның Совет һәм Идел буе районнары йортларын су белән тәэмин итү яңадан торгызылды

Ю.Фучик урамында су агу магистраль суүткәргеч зарарлану аркасында килеп чыккан.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль). Бүген Казанда Юлиус Фучик урамы буенча урнашкан 105б номерлы йорт янында су ага башлады. Моның сәбәбе - «Апекс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте оешмасы тарафыннан җир эшләре башкарганда 600 мм диаметрлы магистраль суүткәргечен зарарлау. Хәзерге вакытта Совет һәм Идел буе районнары йортларында су белән тәэмин итү торгызылган, суүткәргечнең зыян күргән участогында авария-торгызу эшләре башкарылачак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең авария бригадалары 17.00 сәгатьтә килеп җиттеләр, су белән тәэмин итү челтәрләрен күчерү буенча оператив эшләр башланды. 19.00 сәгатьтә су белән тәэмин итү яңадан торгызылды. Аварияне бетерүгә 30 махсус техника һәм 45 эшче җәлеп ителде.

Хәзерге вакытта суүткәргечнең зыян күргән участогында авария-торгызу эшләрен башкаруның план-графигы эшләнә, дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.

Зарарланган суүткәргеч шәһәрнең Совет районы һәм Идел буе районының бер өлешен су белән тәэмин итә – 506 күпфатирлы йорт, Вознесение, Восточный, Алтан, Салмачы, Вишневка, Привольный бистәләрендә урнашкан 3900 шәхси йорт, Җиләк-җимеш питомнигы, ике хастаханә, котельный, 212 административ бина, 45 балалар бакчасы, 17 мәктәп.
Барлык яңалыклар