Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.11.2025, 09:51

«Водоканал» предприятиесе Латыш укчылары урамындагы авария участогында катлаулы эшләрне тәмамлый

Тиздән зыянны каплау һәм территорияне төзекләндерү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булачак

«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе фотосы

Казанның «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе Совет районының Латыш укчылары урамындагы 25а йорты янында чокырны рөхсәтсез күмү аркасында канализация челтәрләрендә килеп чыккан зур авария нәтиҗәләрен бетерү эшен тәмамлый. Ай башында килеп чыккан авария нәтиҗәсендә күпфатирлы 600 йортның сусыз калу куркынычы бар иде.

Бүгенге көндә «Водоканал» хезмәткәрләре коллекторның зарарланган участогын төзекләндерү буенча төп эшләрне башкарган: әйләндереп алынган линия монтажланган, агынты суларны кудырта торган коллекторга керү мөмкинлеген тәэмин итүче торбаүткәргечкә ике күзәтү камерасы куелган, җимерелгән җирдән читтә ике яңа торба (диаметры 500 мм һәм 200 мм) салынган, шулай ук «Южная-1» су насос станциясендә кабель линиясе буенча да катлаулы эшләр башкарылган.

Хәзерге вакытта эшчеләр шпунт киртәсен сүтәләр, кое һәм камералар җайланмасын кире күмеп кую эше белән шөгыльләнәләр.

Исегезгә төшерәбез, әлеге күңелсез хәл «Любитель» бакчачылык ширкәте территориясендә законсыз җир эшләре башкарылу нәтиҗәсендә килеп чыкты. Шәхси кишәрлеге булган хуҗа кеше, үз территориясенең файдалы мәйданын арттырырга теләп, кишәрлеккә 30 кублы 150 йөк машинасы балчык һәм төзелеш калдыклары (бетон кисәкләре, кирпеч ватыклары һ.б.) китертә. Ул өлешчә үз җирендә, өлешчә муниципаль җирдә урнашкан чокырны күмәргә керешә. Гражданин үз гамәлләрен хакимиятнең тиешле органнары белән килештерми башкарган.

Чокырны күмү нәтиҗәсендә «Танкодром» микрорайоныннан бөтен агынты суларны кабул итә торган, диаметры 50 см һәм 22,5 см булган тимер-бетон канализация коллекторы җимерелгән. Мәсьәлә балчык өеме астында «Южная-1» һәм «Южная-2» насос станцияләрен туендыра торган ике югары вольтлы кабель калуы белән катлаулана. Һәм бу хәл шактый экологик зыян салган.

Прокуратура китерелгән зыянны 19 миллион сумнан артыграк дип бәяли. Әлеге очрак буенча «Төзелеш яки башка эшләр алып барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Инженерлык челтәрләре тулысынча торгызылганнан соң, тотылган чыгымнарны каплау, төзекләндерү эшләре вакытында казылган җирлекне торгызу һәм киселгән, тапталган яшел үсентеләр урынына яңаларын утырту мәсьәләләре хәл ителәчәк.

Барлык яңалыклар