Чистай урамында һәм Ямашев проспектында 426 метр озынлыктагы тагын бер участокны санацияләү июль аенда тәмамланачак
Фото: Денис Гордийко
«Чистай урамы буенча урнашкан 676 пог. метрның 540 метры полимер җиңсә ысулы белән реконструкцияләнгән, һәм ул файдаланыла. Эшләр башкарылган урындагы коймалар сүтелгән. Төзекләндерү эшләре алып барыла, шул исәптән юл өлешләрен, парковкаларны торгызу башкарыла. Без 136 метр озынлыктагы соңгы участокны санацияли башладык. Бу участоктагы эшләрне график буенча июль аенда, ә соңгы төзекләндерүне агымдагы елның августында тәмамларга планлаштырабыз», – дип билгеләп үтте докладчы.
Аның сүзләренчә, Ямашев проспектында 560 метр (барлыгы 850 пог.м) озынлыктагы участокта санация башкарылган.
«290 метр озынлыктагы соңгы участокта эшләр дәвам итә. Әлеге участокта коллекторны эшләтеп җибәрүне агымдагы елның июнендә тәмамларга планлаштырабыз», – дип өстәде ул.
2022 ел башыннан «Магеллан» торак комплексы, «Татнефть-Арена», Бондаренко һәм Ямашев урамнары районында җиде яңа җимерелү булу аркасында, Яңа Савин районы һәм Дәрвишләр бистәсендә яшәүче 300 меңнән артык кешене канализациясез калдырмас өчен аларны ашыгыч рәвештә бетерү зарур иде, дип билгеләп үтте Марат Сәлахов. Моннан тыш, торба үткәргечне реконструкцияләү барышында аның гөмбәзенең күп санлы яшерен җимерекләре табылган.
Әмирхан урамында өченче төньяк коллекторны реконструкцияләү буенча эшләр график буенча бара. Биредә аның конструктив үзенчәлекләре аркасында коллекторның иң катлаулы участокларының берсе булган 775 метр озынлыктагы тулысынча тузган участокны, шулай ук 2012 елда төзелеш оешмасы тарафыннан Чистай – Әмирхан урамында җәяүлеләр юллары белән транспорт төенен төзегәндә зыян күргән урыннарны яңарту планлаштырыла.
Әлеге участокта 6 км озынлыктагы 14 югары вольтлы 6-10 кВ кабель линиясен күчерү, 100 дән артык агач күчереп утырту, 7 метр тирәнлектәге биш технологик камера монтажлау, 4 км дан артык вакытлыча суырткыч торба үткәргечләр салу һәм алты канализация-насос станциясе урнаштыру таләп ителә.
Коллекторның барлык участокларын реконструкцияләү башланганнан бирле диаметры 300-500 мм булган 10 км вакытлыча торба үткәргечләр салынган, 19 КНС монтажланган, котлованнарны ныгыту өчен 12 метр тирәнлектәге 1200 шпунт беркетелгән, 35 суны төшерү скважинасы борауланган, 12 се монтажланган һәм 20 технологик камера реконструкцияләнгән, 6 мең куб метр туфрак һәм ләм чыгарылган, 6,5 км кабель линияләре һәм башка янәшәдәге коммуникацияләр чыгарылган.
Реконструкциянең барлык участокларында 120 кеше һәм 50 берәмлек махсус техника эшли.
«Беренче ике участокта финиш якынлаша, өченче участокта шактый эш башкарылды, һәм мин эшне тизрәк тәмамлау өчен кирәкле темплар алуны үтенәм. Төзекләндерүгә игътибар итегез – ул тулы булырга тиеш, бернинди дә ямаулар булмасын», - дип ассызыклады Рөстәм Гафаров.
Ул шулай ук халыкка эшләрнең катлаулылыгы сәбәпләрен җиткерергә кушты.
«Санация системасы үзе күп баскычлы һәм күп вакыт таләп итә торган эш, шул исәптән, янәшәдәге коммуникацияләрне күчерүне таләп итә. Шул ук вакытта яңа төзексезлекләр хәлне тагын да катлауландыра, әмма сабырлык туплап, эшне ахырына кадәр тәмамларга кирәк», – дип аңлатма бирде Башкарма комитет җитәкчесе.
Фото: Денис Гордийко, Марат Мөгыйнов