Бүгенге көндә Адоратский урамыннан Чистай урамына кадәрге участокта иң иске коллекторларның берсендә 12 җимереклекнең 5-се бетерелгән инде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь, Ксения Швецова). «Водоканал» МУП Чистай урамындагы 61д номерлы йорт каршында өченче төньяк коллекторда чираттагы төзексезлекне бетерү эшләрен дәвам итә. Төнлә, канализация челтәренә йөкләнеш кимегән вакытта, объектта грунттан торбаүткәргечләрне юдырталар. Моннан тыш, эшчеләр акрынлап шпунт киртәсен монтажлау эшенә керешәләр. Бүгенге көндә әлеге коллекторда Адоратский урамыннан Чистай урамына кадәрге участокта 12 җимереклекнең 5-се бетерелгән, хәзер эшләр бер үк вакытта өч җимерек урында алып барыла. Аларны ел ахырына тәмамлау планлаштырыла.
Җимереклекләрне бетерү буенча эшләрнең барышын Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин объектта атна саен үткәрелә торган штаб киңәшмәсе вакытында тикшерде. «Шәһәрдә башка авария хәлендәге участоклар да бар, әмма бу коллекторда хәл аеруча катлаулы. Биредә торбаның диаметры, тирәнлеге зур, агынты сулар күп һәм янында интенсив магистраль уза. Шуңа күрә хәзерге вакытта бу – шәһәр өчен иң мөһим объектларның берсе, анда эшләрне без контрольдә тотабыз, атнага берничә тапкыр чыгабыз», – дип сөйләде ул.
Өченче төньяк коллекторның озынлыгы – 8 км, торбалар диаметры – 1400-дән 2000 мм га кадәр. Бу – шәһәрнең иң иске канализация коллекторларының берсе, ул 1985 елда Яңа Савин һәм Совет районнары, шул исәптән Дәрвишләр бистәсен дә агынты суларны җыю һәм агызу өчен төзелгән.
Җимереклекләрне бетерү эшләре халык өчен су белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны агызуга йогынты ясамады. Шулай итеп, «Водоканал» 3 насос станциясе һәм вакытлы су линияләрен куллана, насос агрегатлары белән сәгатенә 3 мең кубометрдан артык канализация агынтыларын суырта.
«Водоканал»ның баш инженеры Леонид Карагузин хәбәр иткәнчә, Адоратский урамыннан алып Чистай урамына кадәрге участокта соңгы өч төзексезлекнең икесендә шпунт киртәсе монтажланган инде, бу, асылда, авария хәлен бетерүнең төп өлеше булып тора. Көндезге сменада коллекторда 30-дан артык техника эшли, төнге вакытта – 10-нан артык.
«Водоканал»ның планы – Яңа елга кадәр барлык өч төзексезлекне дә бетерү.
Авария хәлендәге участокларны ремонтлаудан тыш, предприятие торбаүткәргечне грунттан юдырта. Бу эш төнге вакытта гидромашиналар һәм насослар кулланып берничә тапкыр бара. Хәзер Чистай урамында 600 м озынлыктагы юу участогы юылган. Җир астына шпунт кертелгәч, юдырту интенсивлыгы артачак.
Грунтны юдырту һәм шпунтны монтажлау эшләре тәмамланганнан соң, җимерелгән торба урынына бөгелгән металл җәеләчәк, ул өстән бетон белән капланачак. Шулай итеп, грунтны өстән тотып, җимерелми торган каты каркас булдырылачак. Җимереклелек урыны туфрак белән каплана.
Өченче төньяк коллекторның тулы реконструкциясенә 2 млрд сум акча таләп ителә. Эшләрнең зур күләменә һәм кирәкле финанслауга бәйле рәвештә реконструкция этаплап үткәреләчәк. Эшләрнең беренче өлешен киләсе елның гыйнварында «Истанбул» скверы янында (675 метр озынлыктагы участокта) башлау планлаштырыла.
Казан буенча 2,5 мең км артык канализация челтәре салынган, аларның тузу дәрәҗәсе 50%-тан артып китә. Елына эре коллекторларда 50-дән артык җимереклелек килеп чыга. Алар барысы да, кагыйдә буларак, кинәт грунт ишелү белән озатыла.
Соңыннан И.Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, төзексезлекләрне бетерү буенча атналык контроль штаблар режимында дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, челтәрләрнең югары тузу проблемасы су белән тәэмин итү тарифына инвестиция өстәмәсен гамәлдән чыгарганнан соң иң кискен мәсьәлә булды – Казанда шуның аркасында 12 млрд сум акча җитеп бетмәде. Коммуналь челтәрләрнең тузуы проблемасы белән очрашкан күп кенә шәһәрләр әлеге карарны яңадан карау кирәклеге турында белдерде.