Үткәргечнең өченче участогында ремонт һәм төзекләндерү эшләрен июль аенда тәмамларга планлаштыралар
Фото: Денис Гордийко
Үткәргеч торба туфрактан һәм ләмнән чистартылган, юылган. Җиңсә монтажланганнан соң, үткәргеч торба, җиңсәне полимерлаштыру һәм катыру өчен, җылытыла – әлеге максат белән коллекторда шланглар салыначак, алар буенча ике көн дәвамында кайнар су биреләчәк. Киләсе этапта үткәргеч торба суытылачак, моның өчен шулай ук ике көн вакыт таләп ителә, дип сөйләде «Водоканал» МУП директоры Андрей Егоров.
«Әлеге участокта ремонт һәм тулысынча территорияне төзекләндерү эшләрен график буенча июль аенда тәмамларга планлаштырабыз. Нәтиҗәдә шәһәр туфрак, җир асты сулары һәм коллектор өстендәге юл хәрәкәте йөкләнешенә чыдам көчәйтелгән үткәргеч торба конструкциясенә ия булачак. Яңартылган коллектор ким дигәндә 50 ел хезмәт итәчәк», – дип билгеләп үтте предприятие җитәкчесе.
Ф.Әмирхан урамындагы коллекторның өченче участогының гомуми озынлыгы – 767 м. Проект буенча коллекторны, өлешчә полимер җиңсә (499 м) кулланып, өлешчә зур тирәнлеккә исәпләнгән пыяла композитлы үткәргеч торба сузып, ачык ысул белән (268 м) белән торгызу каралган.
767 м үткәргеч торбаның 413 м озынлыктагы участогын реконструкцияләү биш яңа камера монтажлау һәм дүрт булган камераны ремонтлау юлы белән инде башкарылган. Чистай урамындагы 60 нчы йорт яны территориясе төзекләндерелгән, Ф.Әмирхан урамыннан Чистай урамына автомобиль хәрәкәте торгызылган. Шулай итеп, өченче участокта 354 м озынлыктагы үткәргеч торбаны ремонтлыйсы кала.
Өченче төньяк канализация коллекторы – диаметры 1200-2000 мм булган магистраль үткәргеч торба. Ул Казанның агынты суларын җыю һәм чистарту урыннарына транспортлау өчен билгеләнгән тугыз эре техник корылманың берсе. Коллектор хәзерге вакытта Яңа Савин һәм Совет районнарындагы 850 күпфатирлы йортка, 56 балалар бакчасына, 27 мәктәпкә, дүрт хастаханәгә, 200 административ бинага, ягъни 220 мең кешегә хезмәт күрсәтә, шулай ук перспективалы төзелешкә дә исәпләнгән.
Үткәргеч торба 1985 елда төзелгән, аның гомуми озынлыгы Гаврилов урамыннан Несмелов урамына кадәр 8 километрны тәшкил итә, шуның Гаврилов урамыннан Декабристлар урамына кадәрге 4,7 километры – тузган хәлдә.
Коллекторның тирәнлеге – 5-7 м, ә урыны белән (Бондаренко урамына якынрак районда) – 8 метрдан артык.
Соңгы 12 елда коллекторда, үткәргеч торба гөмбәзе җимерелү сәбәпле, туфрак убылып төшүнең 51 очрагы теркәлгән.