Кышын Казан урамнарын җыештыру үзенчәлекләре турында бер предприятиенең бригадиры сөйләде.
Фото: Екатерина Красуцкая
Совет районында юллар чисталыгы өчен борчылырга кирәкми, чөнки моның өчен тәҗрибәле белгечләр җаваплы. Алар арасында 15 кешедән торган команда да бар. Әңгәмәдәшебезнең машина йөртә башлавына быел 40 ел була. Беренче күнекмәләрен ул мәктәптә ук – автоэш дәресләрендә алган, ә һөнәри йөртү эшен армиядә хезмәт иткән вакытта башлаган. «Шәһәр күперләре» предприятиесендә Җәүдәт Хәбибуллин инде дүртенче ел эшли.
Аның бригадасына 10 маршрутның 6 сы беркетелгән, алар өчен предприятие җаваплы. Иң катлаулысы – Мамадыш тракты, аның буенча көн саен күп санлы автомобильләр, шул исәптән йөк машиналары йөри. «Анда һәрвакыт җилле, кар оча, бигрәк тә трасса читендә күп була», – дип сөйләде бригадир.
Алга таба катнаш юл машиналары колоннасы Дәрвишләр поселогы, Себер тракты һәм башка урамнарны үз эченә алган калган маршрутлар буенча бара. Һава торышына һәм юлдагы вәзгыятькә карап, җыештыру техникасы маршрут буенча берничә әйләнеш ясый ала.
Колоннада беренче булып бригадир йөри, ул бөтен маршрутны белә, аннары калган машина йөртүчеләр бара. «Безнең предприятиедә тәҗрибәле машина йөртүчеләр эшли, без һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәбез», - дип билгеләп үтте Җәүдәт Хәбибуллин. Сүз уңаеннан, яңа хезмәткәрләр шунда ук рейсларга чыкмый – башта атна дәвамында тәҗрибәле хезмәттәшләре аларны хәрәкәт маршрутлары белән таныштыра һәм катнаш юл машинасы белән ничек идарә итәргә өйрәтә.
Шулай итеп, бөтен техника бер-берсенә якын хәрәкәт итәргә тиеш – бу эшне сыйфатлы башкарырга, шулай ук башка машина йөртүчеләргә комачауламаска мөмкинлек бирә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, катнаш юл машинасы сәгатенә 30 км тизлек белән хәрәкәт итә ала.
Юлларны кардан чистартканда, беренче чиратта, тукталышларга игътибар бирелә. «Анда машиналар тукталган булса, без аларның киткәнен көтәбез, шуннан соң гына эшкә керешәбез. Кызганычка каршы, кайвакыт көтү озакка сузыла, ә безгә участокны тизрәк чистартырга кирәк», – дип зарлана әңгәмәдәшебез. «КДМда тукталыш яныннан үткәннән соң, көрәкләр белән яки кече механикалаштыру чаралары ярдәмендә кар чистарта торган башка бригада эшли башлый. Аннары участокка ком-тоз катнашмасы яки реагент сибелә», - дип сөйләде ул.
Кар яуган вакытта махсус техника урамнарда төне буе һәм көндез эшли. Һава торышы уңайлы булган очракта, техника маршрутларга көнгә берничә тапкыр чыга, калган буш вакытта предприятие белгечләре машиналарга вак ремонтлар ясау белән шөгыльләнә, иртәнге рейслар өчен техника әзерли.
«Без ике сменада – көндез һәм төнлә эшлибез. Һәрбер машинага ике кеше беркетелгән, шуңа күрә бер-беребезне алыштырырга уңайлы. Көндез юлларны чистарту катлаулырак, чөнки бөкеләр барлыкка килергә мөмкин, һәм бу чистарту процессын акрынайта», – дип билгеләде әңгәмәдәш.
Шофер булу – җыенкы булуны таләп итә торган авыр эш, ди Җәүдәт Хәбибуллин. «Мин сменага чыккач, юлдагы хәлне һәрвакыт анализлыйм. Мәсәлән, алдымда тәҗрибәле машина йөртүчеме яки яңа гына йөри башлаган кешеме булуын ачыклый алам. Яхшы машина йөртүче түземле, игътибарлы һәм сак булу дигән сүз», – дип ышана ул.
Җәүдәт Хәбибуллин үз эшен бик ярата: «Казан урамнары чиста булганда күңелем сөенә, канәгать булам. Предприятиедә үз эшен һәркем белә һәм аны сыйфатлы башкара. Әлбәттә, Казан халкы һәм кунакларының безне азрак тәнкыйтьләвен телибез. Юлларны чистарту авыр, әмма без алдыбызга куелган бурычларны үтибез».
Эштән соң иң яхшы ял – эшчәнлекне үзгәртү. Яз һәм җәй айларында Җәүдәт Хәбибуллин бакчасында эшләргә ярата. Моннан тыш, буш вакытта якыннары һәм туганнары өчен гармунда уйный. «Гармунда күптән уйныйм инде, үзем өйрәндем. Камилләшергә тырышам, яхшы гына килеп чыга, әмма һәр эштә камиллеккә омтылып була. Ә менә җырларга өйрәнмәдем әле», – дип көлә Җәүдәт әфәнде.