Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Белгечләр җылылык ташучының агып чыгу урыннарын билгеләячәк
Идел буе һәм Совет районнарының кайбер йортларында су яшел төскә буялырга мөмкин
Дүшәмбе көнне, 9 декабрьдә, Казанның Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер йортларның суы яшел төскә буялырга мөмкин. Сәбәбе — «Уранин-А» буягычын «Азино» казанханәсеннән магистраль җылылык үткәргечләрнең челтәр суына кертү.

Шул рәвешле Казан җылылык челтәрләре белгечләре җылылык ташучының агып чыгу урыннарын билгеләячәк. Яшел төстәге су табылганда, халыкка бу хакта диспетчерлык хезмәтенә +7(843)291-87-95 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, «Уранин-А» буягычы җылылык белән тәэмин итү системаларында кулланылышка кертелгән һәм Роспотребнадзор тарафыннан агып чыгуның буяу күрсәткече сыйфатында рөхсәт ителгән. Ул кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зарарсыз.

2024-12-05T14:47:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.