13-нче февральдә җылыүткәргечтә су агу урыннарын ачыклау буенча эшләр башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). 13-нче февральдә Казанда җылыүткәргечтә су агу урыннарын ачыклау буенча эшләр башкарылачак. Казан ТЭЦ-1 котельныеннан магистраль җылылык үткәргечләре челтәренә яшел төстәге Уранин-А буявы кертеләчәк.
Шәһәрнең Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарында яшәүчеләрдән яшел су акканын күргән очракта (шул исәптән кайнар су белән тәэмин итү краннарыннан да), «Казан җылылык челтәрләре» диспетчерлык хезмәтенә түбәндәге телефон аша хәбәр итүләрен сорыйлар: +7(843) 291-87-95 (күп каналлы).
Уранин-А җылылык белән тәэмин итү системаларында куллануга рөхсәт ителгән һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булган индикатор сыйфатында рөхсәт ителгән, дип билгеләп үтәләр Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.