В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу җылылык үткәргечнең су агып чыгу урыннарын билгеләү буенча эшләр башкарылу белән бәйле.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы октябрь). 31 нче октябрьдә Казанда җылылык үткәргечнең су агып чыгу урыннарын билгеләү буенча эшләр башкарылачак. Казан ТЭЦ-1 дән магистраль җылылык үткәргечләрнең челтәр суына яшел төстәге «Урбанин-А» буягычы кертеләчәк.
Шәһәрнең Мәскәү, Киров, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр «яшел су» акканын күргән очракта, шул исәптән кайнар су белән тәэмин итү краннарыннан да, «Татэнерго» АҖ филиалының диспетчерлык хезмәтенә +7(843)291-87-95 (күп каналлы) телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.
Уранин-А буягычын җылылык белән тәэмин итү системаларында куллану тыелмаган һәм Россия кулланучылар күзәтчелеге тарафыннан кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булган индикатор сыйфатында рөхсәт ителә.