Шулай ук «Әмәт» һәм «Кремль» станцияләрендә җыештырдылар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы октябрь). «Әмәт» метро станциясенең икенче вестибюлендә көллият ягыннан күзәтү мәйданчыгында 36 данә тактиль плитка салынган.
Шулай ук метрополитенның юл хуҗалыгы хезмәткәрләре «Әмәт» һәм «Кремль» станцияләрендә җыештырдылар: эшчеләр юл диварларын һәм беренче һәм икенче станция юллары буенча лотокларны, платформадагы колонналарны, марш баскычларын һәм касса залларындагы диварларны, «Кремль» станциясеннән барлык чыгу урыннарында диварларны юдылар.
«Горки» – «Әмәт» аралыгында тоннельдә рельс колеясының киңлеге тикшерелде һәм көйләнде.
Барлык эшләр дә план режимында бара, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП.