Үзәк стадионның футбол һәм җиңел атлетика манежында 21—23 ноябрьдә атказанган тренер Юрий Красильников истәлегенә җиңел атлетика буенча Бөтенроссия ярышлары узачак. 14 яшьтән 19 яшькә кадәрге 1,3 меңнән артык спортчы катнашачак.

Өч көн дәвамында җиңел атлетлар 60-3000 метрга йөгерүдә, 60 метрга киртәләр аша йөгерүдә, 4х100 метрга эстафетада, озынлыкка һәм биеклеккә сикерүдә, ядрә ыргытуда һәм башка дисциплиналарда ярышачаклар.

Юрий Красильников истәлегенә турнир Казанда 1999 елдан бирле үткәрелә һәм бинада җиңел атлетика буенча Россиядә иң зур ярышларның берсе санала. Ел саен Татарстан башкаласына ярышларда катнашу өчен 1 меңнән артык спортчы килә.

Ярышларның максаты — Россиядә җиңел атлетиканы таныту, иң көчле спортчыларны ачыклау, шулай ук яшь буын арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культураны пропагандалау.

Юрий Красильников 37 ел дәвамында Казанның Җиңел атлетика буенча олимпия резервының махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә эшләгән. Аның шәкертләре Татарстан, Россия һәм Советлар Союзы чемпионнары, рекордсменнары һәм призерлары булдылар. Тренер 1980 елгы Олимпиаданың җиңел атлетика бишбәйгесендә көмеш призеры Ольга Рукавишникованы тәрбияләгән. Аны әзерләгән өчен аңа «РСФСРның Атказанган тренеры» дигән мактаулы исем бирелде.

Исегезгә төшерәбез, БРИКС Уеннарына стадионның футбол һәм җиңел атлетика манежында ремонт үткәрелде: искергән йөгерү юллары яңаларына алыштырылды, сикерү чокырлары яңартылды һәм тамгалар куелды.

2024-11-19T09:24:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.