Җиңел атлетика чарасы 19 нчы августтан 20 нче августка каршы төндә узачак
Фото: TIMERMAN спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче август). Татарстан башкаласында «Төнге Казан» җиңел атлетика йөгерешенә әзерлек һәм аны уздыру вакытында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта шәһәрнең Физик культура һәм спорт комитетында хәбәр иттеләр.
19 нчы августның 23:30 сәгатеннән 20 нче августның 0:40 сәгатенә кадәр Кремль дамбасында Батурин урамыннан Декабристлар урамына кадәр хәрәкәт тулысынча чикләнәчәк.
19 нчы августның 23:30 сәгатеннән 20 нче августның 0:40 сәгатенә кадәр Декабристлар урамында Кремль дамбасыннан С.Хәким урамына кадәр хәрәкәт тулысынча чикләнәчәк.
19 нчы августның 23:30 сәгатеннән 20 нче августның 0:40 сәгатенә кадәр Декабристлар урамында С.Хәким урамыннан Кремль дамбасына кадәр хәрәкәт тулысынча чикләнәчәк.
19 нчы августның 23:30 сәгатеннән 20 нче августның 1:00 сәгатенә кадәр Кремль дамбасында Декабристлар урамыннан Кремль яр буе урамына кадәр хәрәкәт тулысынча чикләнәчәк.
19 нчы августның 23:00 сәгатеннән 20 нче августның 1:30 сәгатенә кадәр Кремль яр буе урамында Батурин урамыннан Сәетгалиев урамына кадәр ике хәрәкәт юнәлеше туктатылачак.
19 нчы августның 23:00 сәгатеннән 20 нче августның 1:30 сәгатенә кадәр Батурин урамында Федосеев урамыннан Кремль яр буе урамына кадәр ике хәрәкәт юнәлеше туктатылачак.
19 нчы августның 23:00 сәгатеннән 20 нче августның 1:30 сәгатенә кадәр Ташаяк урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр ике хәрәкәт юнәлеше туктатылачак.
Исегезгә төшерәбез, «Төнге Казан» җиңел атлетика чарасы төрле вакытта узачак 5 һәм 10 чакрымга йөгерешне үз эченә ала. «УРАМ» экстрим-паркы янындагы Казансу елгасы яр буе старт урыны булачак.