В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
22-нче марттан алып 26-нчы мартка кадәр Горки-Әмәт урманындагы «Йорт» шәһәр экоүзәгендә 6 яшьтән алып балалар өчен дәресләр узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче март). «Йорт» экология үзәгендә 22-нче марттан 26-нчы мартка кадәр Горки-Әмәт урманында мәктәп укучылары өчен дәресләр узачак. 6 яшьтән өлкәнрәк балалар чакырыла.
Педагоглар көненә берничә сәгать уен форматында балалар белән әйләнә-тирә табигатьне һәм экология темасын өйрәнәчәк. Катнашучыларны «Экоквиз» заманча уены, «Яшел дозор» квесты, мастер-класслар һәм башка кызыклы чаралар көтә.
Дәресләргә көн саен яки бер тапкыр гына да килергә мөмкин, дип хәбәр итә оештыручылар. Язылу + 7(927)677-67-99 телефоны буенча алып барыла.