Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.03.2019, 09:58

Мәктәп каникуллары вакытында Казан ЮХИДИ шәһәркүләм рейдлар үткәрәчәк

Казанның ЮХИДИ инспекторлары ял көннәрендә профилактик эшне көчәйтергә ниятли, җәяүлеләрне һәм автомобильчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). 25-нче марттан Казан мәктәпләре укучыларының язгы каникуллары башлана, балалар күбрәк вакытны урамда һәм транспортта үткәрәчәк. Юл һәлакәтләре килеп чыкмасын өчен, Казанның ЮХИДИ инспекторлары ял көннәрендә профилактик эшне көчәйтергә ниятли, җәяүлеләрне һәм автомобильчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

Каникуллар вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр арасында барлыгы алты шәһәркүләм рейд уздырачак. Шулай итеп, 22-нче, 27-нче һәм 29-нчы мартта куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмаган җәяүлеләрне ачыклау буенча рейдлар узачак, ә 21-нче, 26-нчы һәм 28-нче мартта инспекторлар автомобиль салонында балаларны йөртү кагыйдәләрен санга сукмаучы шоферларга игътибар бирәчәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә урамнарны балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар да күзәтеп торачак.

Машина йөртүчеләргә автомобиль белән идарә итү мөмкинлекләрен реаль бәяләргә киңәш итәләр, бигрәк тә ике сезон арасында, һәм юеш кар һәм боз машина белән идарә итү процессын катлауландыра, дип искәртәләр. Җәяүлеләр кичү урыннарына, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренә, маршрут транспорт чаралары тукталышларына, сәүдә-күңел ачу комплексларына якын килгәндә, аеруча уяу булырга кирәк.

Җәяүлеләргә, көйләнелми торган юлны чыкканда, капюшоннарын һәм күзәтүгә кыенлык тудыра торган предметларны салырга, шулай ук колакчалардагы тавышны түбәнәйтергә киңәш ителә. Тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә җәяүленең 350 метр ераклыгында күренүен тәэмин итүче яктылык кайтаручы элементлар кулланырга кирәк.

Агымдагы ел башыннан бирле ике дистәдән артык юл һәлакәте теркәлгән, аларда балалар җәрәхәтләнгән – бу шәһәрдә булган һәр унынчы юл-транспорт һәлакәте дияргә була. Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе (85%-ка якыны) автотранспорт йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан. Һәр бишенче авариядә машина йөртүчеләр җәяүлегә юл бирмәгән. Өч юл-транспорт һәлакәтендә автомобильчеләр светофорның тыелган сигналына чыгып, авариягә сәбәп булган. Быел юл-транспорт һәлакәтләрендә иң еш катнашучылар – 10-13 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар