Җиңел атлетика ярышлары 27 нче июльнең 18:00 дән 28 нче июльнең 1:30 сәгатькә кадәр узачак
Шәһәр башкарма комитеты карары нигезендә, «Төнге Казан — 2024» җиңел атлетика йөгереше үткәрелү сәбәпле, ТР башкаласында кайбер участокларда транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр.
Әйтик, 27 нче июльнең 23:30 дан 28 нче июльнең 00:40 сәгатенә кадәр Кремль дамбасында Батурин урамыннан Декабристлар урамына кадәр хәрәкәтне тулысынча ябачаклар.
27 нче июльнең 23:30 дан 28 нче июльнең 00:40 сәгатенә кадәр Декабристлар урамында Кремль дамбасыннан С.Хәким урамына кадәр ике юнәлештә хәрәкәтне тулысынча туктатып торачаклар.
27 нче июльнең 23:30 дан 28 нче июльнең 01:00 сәгатькә тиклем Кремль дамбасында Декабристлар урамыннан Кремль яр буена кадәр хәрәкәтне тулысынча туктатып торачаклар.
27 нче июльнең 23:00 тән 28 нче июльнең 01:30 сәгатькә кадәр Кремль яр буенда Батурин урамыннан Саид-Галиев урамына кадәр ике юнәлеш тә ябылачак.
27 нче июльнең 23:00 тән 28 нче июльнең 01:30 сәгатькә тиклем Батурин урамында Федосеевский урамыннан Кремль яр буена кадәр ике юнәлештә хәрәкәт туктатылачак.
27 июльнең 23:00 тән 28 нче июльнең 01:30 сәгатькә кадәр Ташаяк урамыннан Кремль дамбасына кадәр автомобиль юлы буйлап ике юнәлештә хәрәкәт чикләнәчәк.