Сәет Галиев урамында һәм Кремль яр буенда тукталу тыелачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь). Иртәгә, 5-нче октябрьдә, Казанның Үзәк стадионында «Рубин» белән «Тамбов» арасында футбол матчы узачак. Шул сәбәпле Сәет Галиев урамында һәм Кремль яр буенда транспорт тукталышы чикләнәчәк.
Матч 16.30 сәгатьтә башланачак. Аны үткәрү вакытында Сәет Галиев урамында Ташаяк урамыннан Кремль яр буена кадәрге участокта; Кремль яр буенда Сәет Галиев урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәрге участокта, шулай ук Кремль яр буеннан Меңьеллык мәйданына узу юлында транспорт тукталышы тыелачак.