В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Марафончылар бу елда 3 чакрымнан 42,2 чакрымга кадәр дистанцияне үтәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май). 4-нче һәм 5-нче майда Татарстан башкаласында Казан марафоны вакытында җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк.
4-нче майда 9.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр һәм 5-нче майда 5.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр 1, 4, 6, 10, 10а, 15, 22, 25, 28, 28а, 29, 30, 35а, 37, 43, 54, 63, 71, 74, 89, 90, 91 номерлы автобус маршрутлары, 2, 3, 5, 6, 7, 8, 12 номерлы троллейбус маршрутлары түбәндәге урамнар буенча хәрәкәтләрен вакытлыча туктатачак: Кремль яр буе, Батурин, Декабристлар, Ибраһимов проспекты, Фатыйх Әмирхан проспекты, Миллениум күпере, Вишневский, Николай Ершов, Нурсолтан Назарбаев, Марсель Сәлимҗанов, Правобулачная, Сул як Болак, Карл Маркс, Батурин, Кремль күпере, Меңьеллык мәйданы, Татарстан, дип хәбәр иттеләр Транспорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, катнашучылар иминлеге өчен йөгерү маршруты буенча транспорт чаралары хәрәкәтен өлешчә чиклиләр.
Быел Казан марафоны ике этапта үткәрелә: 4-нче майда катнашучылар дистанцияне 3 чакрымга уза алачаклар, ә 5-нче майда спортчылар 10, 21,1 һәм 42,2 чакрым дистанцияне үтәчәк.