Станцияне Волгоград урамындагы ишегалдын капиталь төзекләндерү барышында җиһазландырачаклар, эшне Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров бәяләде.
Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август, Камилә Гобәйдуллина). Инновацион объектлар Казанның Мәскәү районындагы ишегалдын һәм өч йортны комплекслы капиталь төзекләндерүдән соң барлыкка киләчәк – Волгоград урамындагы 2-нче номерлы һәм Декабристлар урамындагы 150-нче номерлы йортлар янындагы территориядә. Республика программалары кысаларында ишегалларын төзекләндерүгә һәм йортларны ремонтлауга гомумән алганда 48,3 млн сум юнәлдерелгән. Эш барышы белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров танышты.
Ишегалдында хәзер асфальт-бетон өслекне яңарталар, шуннан соң эшчеләр яктырту элементларын һәм кече архитектура формаларын урнаштыруга керешәчәкләр. «Монда элек бернәрсә дә юк иде. Тик совет сушилкалары гына. Шулай ук ишегалдында гаражлар урнашкан, әмма алар законлы. Милекчеләр белән бердәм стиль булдыру мәсьәләсен уйлаячакбыз. Гаражларны гомуми тирәлеккә туры китерү өчен нинди дә булса графика кулланырбыз», – дип сөйләде Р.Гафаровка Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов. Ишегалдында спорт һәм балалар корылмалары, җәяүлеләр өчен яңа юллар барлыкка киләчәк. Моннан тыш, территориядә булган агачларны саклап калырга тырышачаклар – участокта юкә һәм алмагачлар үсә.
Автомобильләрне кую зонасы да арта, капремонттан соң ул 51 машина урынына кадәр киңәйтеләчәк. Шулай ук халык үтенече буенча инвалидлар өчен бер урын оештырылачак, дип хәбәр итте подрядчылар. «Кешеләр сорар дип көтәргә кирәкми. Капиталь ремонт кысаларында инвалидлар өчен барлык тиешле билгеләре булган урыннарны һәрвакыт урнаштырырга, ГОСТка юнәлеш тотарга кирәк. Мин мондый таләпне барлык подрядчыларга җибәрүегезне сорыйм», – дип билгеләп үтте Р.Гафаров.
Электромобильләр өчен заправка станциясе булу ишегалдының үзенчәлеге булачак. «Мәскәү районы ТКХ ИК» ҖЧҖ директоры Олег Калимов сүзләренчә, моның өчен аерым машина урыны әзерләнәчәк, ул котельный мәйданчыгы янындагы гаражлар артында урнашачак. «Электромобильләр – ул киләчәк. Әлегә Россиядә мондый машиналарның 10 мең кулланучысы, тик фаразлар буенча, 2025 елдан аларның саны артачак. Без шәһәр экологик булсын өчен инфраструктура булдырырга тиеш. Казанда инде 20 электр станциясе бар, алар барысы да җәмәгать урыннарында урнашкан. Аларның ишегалларында да пәйда булуы кирәк», – диде ул.
Сәгатенә 1 кВт электр энергиясе 10 сум торачак, хезмәт өчен электромобиль хуҗалары кушымта аша түли алачак: «Без хәзер электромобиль хуҗалары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Алар шәһәрнең бу юнәлештә үсә башлаячагын көтә, шуңа күрә мондый заправкаларга ихтыяҗ бар дип әйтә алабыз». Аның сүзләренчә, Мәскәү районында электрозаправка бер урында гына бар, ә икенче ноктаның нәкъ менә бу ишегалдында урнашуы иң оптималь вариант, чөнки янәшәдә берничә сәүдә объекты урнашкан.
«Бу мәсьәләне транспорт комитеты белән сөйләшергә кирәк. Алар инде бу юнәлештә Мәскәү инвесторлары белән эшли. Шәһәрдә бушлай парковкалар төзелә һәм зарядниклар урнаштырыла. Заправкаларны урнаштыру участокларын кабатлауны бетерергә кирәк», – дип билгеләп үтте Р.Гафаров.
Волгоград урамы буенча 1964 елда төзелгән 2-нче номерлы йортта капремонттан соң ике кояш панеле барлыкка киләчәк. Аларны гомуми файдаланудагы урыннарны – подъездларны, коридорларны, чормаларны һ. б. электр белән тәэмин итү өчен түбәгә урнаштырачаклар. «Безнең инде тәҗрибә бар. Узган елдан башлап андый панельләр белән яктырткычлар котельный мәйданчыкларында тора, анда урам яктырткычлары юк. Аларның заряды кичке 11-гә кадәр эшләү өчен, хәтта кышкы чорда да җитәрлек», – диде О.Калимов. Аның сүзләренчә, бу гомумйорт чыгымнарын максималь киметергә мөмкинлек бирәчәк. Кояш панельләренең файда китерә башлау срогы 4 ел тәшкил итәчәк.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесенә хәбәр итүләренчә, элегрәк кирпеч биш катлы йортта бары тик косметик ремонт гына үткәрелгән. Хәзер объектта инженерлык челтәрләрен, җылылык системасын, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системасын үзгәртәләр, канализация һәм электр белән тәэмин итү челтәрләрен, түбә һәм фасадны ремонтлыйлар. Тиздән эшчеләр җөйләрне эшкәртүгә, буяуга керешәчәкләр һәм барлык чыбыкларны тартмага «яшерәчәкләр». Эшләрне киләсе атнада тәмамлау планлаштырыла.
Моннан тыш, иске счетчиклар яңаларына алмаштырылачак. Акыллы исәпләү приборларында күрсәткечләр автомат рәвештә төшерелә һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешма серверына тапшырыла. «Татэнергосбыт» АҖ программасы буенча алыштырыла.
Р.Гафаров уңайлы мохит инфраструктурасын булдыруга игътибарны юнәлтте. Проект буенча керү төркеме янында балалар һәм инвалид коляскалары өчен күтәртмәләр каралмаган иде. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе проектны эшләп бетерерүне йөкләде. Халык үзләре сөйләгәнчә, капиталь ремонтны алар күптән көткән һәм эш барышы белән канәгать. Аларның сүзләренә караганда, подрядчы алар белән һәрвакыт элемтәдә булган һәм мөрәҗәгатьләр вакытында оператив җавап биргән.
Барлык эшләрне көз көне тәмамларга ниятлиләр. «Төгәл срокка сыешырга, мөмкин булганча, барысын да иртәрәк төгәлләү тагын да яхшырак. Сентябрьдә үк кешеләрнең чын ишегалды бәйрәме булуын телим, алар яңартылган подъездларга бәя бирсеннәр һәм үзләренең матур ишегалдында җыела алсыннар», – дип йомгаклады Башкарма комитет җитәкчесе.
Киңәшмәдә шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Казанның торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов һәм Шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитеты җитәкчесе Игорь Сәләхетдинов катнашты.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча барлыгы 408 йортның 223 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. 2021 елга капиталь ремонт программасы буенча шәһәрдә 295 күп фатирлы йортны рекордлы суммага – 2,8 млрд сумга ремонтлау планлаштырыла.