В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мастер-классларда катнашучылар заманча биюләрнең база хәрәкәтләренә өйрәнәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
20 нче августта 10:00 сәгатьтә Бигичев урамы буенча 25 нче, 27 нче, 29 нчы йортлар ишегалдында Людмила Манжукова белән трайбл-фьюжн буенча бию дәресе була. Трайбл-фьюжн – заманча бию стиле, анда Төньяк Африка, Якын Көнчыгыш, Һиндстан һәм фламенко фольклор биюләре элементлары берләшә. Тренер мастер-класста катнашучыларны база хәрәкәтләренә өйрәтәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
21 нче августта 18:00 сәгатьтә Журналистлар урамы буенча 9 нчы һәм 11 нче номерлы йортлар ишегалдында тренер Юлия Зайцева белән рио абьерто биюе буенча дәрес узачак. Рио абьерто – бию-сәламәтләндерү практикасы, анда хәрәкәтләрне өйрәнмичә, музыка астында ирекле хәрәкәт итәргә мөмкин. Ул төрле яшьтәге кешеләр өчен файдалы, чөнки хәрәкәтләр гади һәм һәркемгә аңлаешлы. Бию тәннең хәрәкәтчәнлеген көчәйтергә, тәнне язарга һәм киеренкелектән котылырга ярдәм итә.
Дәресләргә сылтама буенча теркәлү сорала. Үзегез белән спорт келәме һәм бер шешә су алырга киңәш ителә.