Мәктәпләрдә фандоматлар урнаштыралар, ә кайбер шәһәр бистәләрендә чүп-чарны капчыклап җыюга күчкәннәр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль, Алинә Бережная). Казанда чүп-чарны аерым җыюны актив рәвештә гамәлгә кертү дәвам итә. 2020 елда гына да күпфатирлы йортларның ишегалларында заманча проектлар буенча башкарылган 239 яңа махсуслаштырылган контейнер мәйданчыгы төзелгән. 161 мондый мәйданчык «Безнең ишегалды» республика программасы ярдәмендә барлыкка килгән, калганнары идарәче компанияләр көче белән төзелгән. Бу хакта хисап барышында Казан Мэры Илсур Метшинга район башлыклары хәбәр итте.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур Алибаев хәбәр иткәнчә, районнарда чүп-чарны дуаль җыю 327 контейнер мәйданчыгында оештырылган. 2020 елда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында калдыкларны аерым җыю өчен контейнерлар белән җиһазландырылган 53 мәйданчык төзелгән, шуларның 39-ы – «Безнең ишегалды» программасы кысаларында, 14-е – идарәче оешмалар көче белән. Чүп үткәргечләр белән җиһазландырылган йортларның бер өлеше шулай ук чүп-чар җыюның мондый ысулыннан баш тарткан: хәзер халык көнкүреш калдыкларын яңа контейнер мәйданчыкларына чыгара. Быел чүп-чарны аерып җыю өчен тагын 58 контейнер мәйданчыгы урнаштыру планлаштырыла.
Вахитов һәм Идел буе районнарында 471 контейнер мәйданчыгы урнашкан, 2020 елда 66 яңа мәйданчык төзелгән, шуларның 39-ы – «Безнең ишегалды» программасы буенча. Район хакимияте башлыгы Андрей Лобов шулай ук бер ел эчендә торак массивлары территориясеннән чүп-чар чыгару күләмен сизелерлек арттыруга ирешелүен билгеләп үтте: 2019 елда 390 мең кубометрдан 2020 елда 489,2 мең кубометрга кадәр.
Шәһәрнең Совет районында бер ел эчендә 89 яңа контейнер мәйданчыгы барлыкка килгән, шуларның 38-е идарәче оешмалар көче белән төзелгән, 51-е – «Безнең ишегалды» программасы буенча. Район хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов хәбәр иткәнчә, күп фатирлы йортларның 94%-ы чүп-чарны аерым җыю өчен контейнер мәйданчыклары белән җиһазландырылган. Шул ук вакытта торак массивларның бер өлеше чүп-чарны капчыклап җыюга күчкән: 2020 елда бу тәҗрибә Торфяная, Царицыно Калкулыгы һәм Солтан Ай поселокларында кертелгән.
Киров һәм Мәскәү районнарында шулай ук контейнер мәйданчыклары төзелә – «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 29 мәйданчык урнаштырылган, тагын 2 – әлеге ремонт акчалары исәбеннән. Районнар администрациясе башлыгы Сергей Миронов сүзләренә караганда, чүп-чарны аерып җыюга үсеп килүче буынны җәлеп итәләр. Әйтик, узган ел район мәктәпләрендә ПЭТ һәм алюминий җыю буенча 5 фандомат урнаштырылган, барлыгы 173 мең 56 ПЭТ шешә һәм 1283 алюминий банкалары җыелган.