Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.11.2023, 16:00

Социаль ипотека программасы буенча чираттан тыш ташламаны Казанның биш гаиләсенә бирәчәкләр

Алар арасында ике махсус хәрби операциядә катнашучы бар

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче ноябрь, Диләрә Гафурова). ТР башкаласыннан биш гаиләгә социаль ипотека программасы буенча чираттан тыш ташлама биреләчәк. Бу үтенеч белән алар 2023 елның сентябрь һәм октябрь айларында Казан Башкарма комитетына мөрәҗәгать иттеләр. Бу хакта дүртенче чакырылыш шәһәр Думасының XXVI сессиясендә билгеле булды. Утырышны шәһәр Мэры Илсур Метшин үткәрде.

ТР башкаласының Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов хәбәр иткәнчә, чираттан тыш ташламага махсус хәрби операциядә катнашучы ике кеше, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә алып торучы ике казанлы (алар тулай торактан куып чыгарылу турында белдерү кәгазе алган) һәм авария хәлендәге йортта яшәүче бер граждан дәгъва кыла. Депутатлар торак сатып алуда ярдәм күрсәтү өчен тәкъдим ителгән гаиләләр исемлеген расладылар.

Ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ дип табылган гражданнар, эшчәнлек өлкәсенә карамастан, максатчан квота буенча фатирлар сайларга хокуклы. Быел Казан шәһәр Думасы депутатлары карары буенча социаль ипотека программасы буенча чираттан тыш ташламаны алты гаилә алды инде.

Элегрәк Казан Мэры Илсур Метшин гаиләләрдән һәм катнашучылардан ташламалы торак сатып алу турындагы мөрәҗәгатьләр өстенлекле тәртиптә каралачак, дип билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, ел ахырына кадәр Салават Күпере торак районында 564 фатирлы биш яңа йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Аларны ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына социаль ипотека программасы буенча төзиләр.

Фоторепортаж
Казан шәһәр Думасының XXVI сессиясе
Видеорепортаж
13.11.2023 13:30
Казан шәһәр Думасының XXVI сессиясе
Барлык яңалыклар