Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.08.2022, 17:05

Укытучыларга чәчәк урынына – авыру балаларга ярдәм: Казанда Белем көне алдыннан акция оештырыла

Анжела Вавилова исемендәге фонд хоспис укучылары өчен акча җыя.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы август). Белем көне алдыннан Казанда «Балалар – балаларга» дигән хәйрия акциясе старт алды. Анда катнашучылар бөтен сыйныфтан бер уртак чәчәк бәйләме сатып алачак, ә калган чәчәкләр урынына авыр хәлле балаларга ярдәм итү өчен акча күчерә алалар.

Җыелган акчалар Казан хосписы карамагындагы балалар өчен махсус туклану, дарулар һәм чыгым материаллары сатып алуга юнәлтеләчәк.

Акцияне инде берничә ел Анжела Вавилова исемендәге фонд үткәрә. Узган ел республика халкы 250 мең сумнан артык акча җыйды, дип хәбәр итә фондның матбугат хезмәте.

Элегрәк татарстанлылар Анжела Вавилова исемендәге фондның башка хәйрия акциясендә катнашкан иде. Алар хоспис, Балалар республика клиник хастаханәсенең күчмә патронаж хезмәте һәм онкология бүлеге балалары өчен мәктәп комплектларын җыярга булышты. Канцелярияле рюкзакларны 1 нче сентябрьдә балаларга тапшырачаклар.

Барлык яңалыклар