В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анжела Вавилова исемендәге фонд хоспис укучылары өчен акча җыя.
Фото: Марат Мөгыйнов
Җыелган акчалар Казан хосписы карамагындагы балалар өчен махсус туклану, дарулар һәм чыгым материаллары сатып алуга юнәлтеләчәк.
Акцияне инде берничә ел Анжела Вавилова исемендәге фонд үткәрә. Узган ел республика халкы 250 мең сумнан артык акча җыйды, дип хәбәр итә фондның матбугат хезмәте.
Элегрәк татарстанлылар Анжела Вавилова исемендәге фондның башка хәйрия акциясендә катнашкан иде. Алар хоспис, Балалар республика клиник хастаханәсенең күчмә патронаж хезмәте һәм онкология бүлеге балалары өчен мәктәп комплектларын җыярга булышты. Канцелярияле рюкзакларны 1 нче сентябрьдә балаларга тапшырачаклар.