Язучы 12 ноябрьдә В.И.Ленин ис. мәдәният йортында лекция укыячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). 12 ноябрьдә В.И.Ленин ис. мәдәния йортында язучы, ПЕН-Клуб һәм Россия язучылары союзы әгъзасы Владислав Отрошенко лекциясе узачак. Рус теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп китапханәчеләре һәм югары класслар укучылары белән очрашу “Толстой укулары” кысаларында үткәрелә.
Владислав Отрошенко проза һәм эссеистика буенча 10 китап авторы. Ул лекцияләр һәм нотыклар белән Парижда Сорбона университетында, Пуатьеда Рабле ис. университетта, Римда Тор Вергата университетында һ.б. чит ил югары уку йортларында чыгыш ясаган.
Язучы әсәрләре 10-нан артык телгән тәрҗемә ителгән.
2013 елда В.Отрошенко Сен-Назер шәһәрендә язучылар йортында Халыкара язучылар йорты стипендиаты һәм резиденты булды. Ул шулай ук Гринцане Кавур итальян әдәби премиясе, Л.Н.Толстой ис. “Ясная Поляна”, рус телендәге иң яхшы повесте өчен И.П.Белкин премияләре белән бүләкләнгән. “Елның иң яхшы китабы-2014” Бишенче Берлин халыкара бәйгесендә җиңгән.
Казанда лекциядә язучы рус классикасының әсәрләрен язганда, аларны озата барган серле хәлләр турында сөйләячәк. Тыңлаучылар белән ул Александр Пушкин, Николай Гоголь, Лев Толстой, Александр Сухово-Кобылин һ.б язучылар тормышы һәм иҗаты турында сөйләшәчәк.
Владислав Отрошенко шулай ук укучылар белән иҗат кичәләре оештырырга планлаштыра. Алар 7 ноябрьдә 16.00 сәгатьтә Вишневский ур., 10 һәм 9 ноябрьдә Василий Аксенов музей-йортында (Карл Маркс ур., 55/31) адреслары буенча узачак, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.
Искәртергә кирәк, “Толстой укулары” “Иске Татар бистәсе” арт-резиденциясе кысаларында оештырылган. Чаралар Казан Мэры И.Р.Метшин ярдәме белән уздырыла.