Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.12.2021, 13:04

Владимир Жаворонков: «COVID-19ны ачыклауга юнәлтелгән яңа экспресс-тестлар югары нәтиҗәлелекне күрсәтте»

Нәтиҗәләрне билгеләүнең уртача вакыты 15 минут тәшкил итә.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь, Дмитрий Никитин). Татарстанда коронавируска каршы вакцинация тулы куәтенә алып барыла. Кампания башланганнан бирле 2 миллионнан артык татарстанлы инфекциягә каршы прививка ясаткан. Шул ук вакытта авыруны ачыклау буенча тестлар уздыру дәвам итә – соңгы тәүлек эчендә республикада 12 мең 170 тест уздырылган, шул исәптән экпресс-метод белән.

«Вакыт узу белән яңа технология үзенең нәтиҗәлелеген раслады, – дип билгеләп үтте бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков. – Әлеге технологияне гади ПЦР-анализлар белән чагыштырганда, без төгәл корреляция һәм үткәрелә торган тестларның югары сыйфатлы булуын күрәбез. Анализ нәтиҗәләрен алу өчен таләп ителгән вакыт – 15 минут».

Бүген экспресс-тестлар табибны өйгә чакырган очракта, шулай ук республиканың эре медицина стационарларында кулланыла. Яңа технология күп кенә пациентларга диагностика ясауны шактый җиңеләйтте, бу авырулар таралуны булдырмас өчен кирәк.

Балалар вакцинасының керү вакыты әлегә билгеле түгел

«Хәзерге вакытта балалар өчен вакциналарның керү сроклары билгеле түгел, – дип шәрехләде Владимир Жаворонков. – Хәзер төбәкләр арасында вакциналарны бүлү мәсьәләсе хәл ителә, шуңа күрә кайтартуның төгәл датасы юк».

Балигъ булмаганнар өчен вакцина милли календарьда эпидемиологик күрсәткечләр буенча прививкаларда каралган һәм аны керте турындагы мәгълүмат киләсе елда билгеле булачак.

«Хастаханәләрдә коронавируслы пациентлар өчен 30%-тан артык ятак буш»

Татарстанда эпидемиологик вәзгыятьнең нормальләшүе сәбәпле табибларга йөкләнеш акрынлап кими, медицина учреждениеләре гадәти эш режимына кире кайта. Узган атналар белән чагыштырганда, бүгенге көнгә авыручылар саны 40%-ка кимегән.

«Без табибларга аларның теге яки бу эпидемиологик вәзгыятьтә барлыкка килә торган чакыруларга әзер булулары өчен рәхмәтле, – диде министр урынбасары. – Бу һәр табибка һәм медицина хезмәткәренә бик җитди стресс йөкләнеше. Авыру темпларының кимүе сәбәпле без гомуми медицина бүлекләрен нормаль эшкә кайтара алабыз -– өстенлек ковидка кадәр эшләгән бүлекләргә бирелә, алар арасында терапия, кардиология, неврология, пульмонология. Хәзерге вакытта хастаханәләрдә коронавирус белән авыручы пациентлар өчен 30%-тан артык ятак буш».

Кабат вакцинацияне бер елдан түгел, ә ярты елдан узарга тәкъдим ителә

Киләсе елның беренче кварталы ахырына Россиядә коллектив иммунитет дәрәҗәсе 80% чамасы тәшкил итәр дип планлаштырыла. Мондый бурычны Россия Президенты Владимир Путин куйды.

«Безнең төбәктә коллектив иммунитетка ирешү буенча төп чаралар булып вакцинация һәм кабат вакцинация тора, – дип искәртте ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. – Иммунитетны саклау өчен без, сертификатның гамәлдә булу вакыты бер ел булуга карамастан, гражданнарга кабат вакцинацияне ярты елдан соң үтәргә киңәш итәбез. Күмәк иммунитетны саклап калу өчен вакцинация дәвам итәчәк, вакцина даими рәвештә җитәрлек санда килә. Хәзер без вакцинациянең планлы режимына күчәчәкбез».

Барлык яңалыклар