Россия Президенты белән очрашуга Россия һәм чит ил журналистларының рекордлы саны аккредитацияләнде - 1700-дән артык кеше.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь). Бүген Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясе узачак. Чарага Россия һәм чит ил журналистлары - 1702 массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре аккредитация алды, дип хәбәр итә kremlin.ru.
Матбугат конференциясе Владимир Путин өчен дәүләт башлыгы буларак ундүртенче булачак. Әмма яңа президент срогында бу очрашу – беренчесе.
Билгеле булганча, матбугат конференциясенең дәвамлылыгы вакыт буенча чикләнмәгән. Әйтик, 2001 елдан, Путин журналистлар белән мондый форматта беренче тапкыр очрашкач, мондый очрашуларның гомуми вакыты 43,5 сәгать тәшкил итте, дип хәбәр итә "Новости" РМА. Чараның дәвамлылыгы буенча рекорд 2008 елда куелган иде, ул 4 сәгать 40 минут дәвам иткән иде. Бу вакыт эчендә Президент ММЧ вәкилләренең 106 соравына җавап бирде. Узган елгы очрашу 3 сәгать 40 минут белән чикләнде, дәүләт башлыгы 54 журналисттан яңгыраган 73 мәсьәләне яктырта алды.
Бүгенге матбугат конференциясенең турыдан-туры трансляциясен әйдәп баручы федераль телеканаллар һәм радиостанцияләр алып барачак. Чара 12.00 сәгатьтә башлана.