В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россия Президенты юбилярның илнең оборонага сәләтлелеген һәм куркынычсызлыгын арттыруга керткән өлешен билгеләп үтте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). Владимир Путин Казанның Мактаулы гражданы, Социалистик Хезмәт Герое, Илдус Шәйхелислам улы Мостюковны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
“Сезне тәҗрибәле җитәкче һәм сәләтле конструктор буларак беләләр. Ватан инженерлык, конструкторлык мәктәбе үсешенә, илебезнең оборонага сәләтлелеген һәм куркынычсызлыгын арттыруга керткән өлешегез хөрмәткә лаек”, - диелә котлауда. Президент шулай ук И.Мостюковның әһәмиятле иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлеген билгеләп үтте һәм юбилярга сәламәтлек һәм иминлек теләде.