Укучыларның өй эшләрен киметәчәкләр һәм өстәмә контроль эшләрен бетерәчәкләр
Фото: Денис Гордийко
Камилләштерүләргә өй эшләрен киметү һәм предметлар арасындагы элемтәләрне көчәйтү хисабына ирешергә телиләр. Шулай ук РФ норматив-хокукый актларында каралмаган өстәмә контроль эшләрне алып ташлаячаклар.
Чараларны 1 нче декабрьгә кадәр башкарырга кирәк. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.
Исегезгә төшерәбез, Федераль җыенга юлламасы вакытында дәүләт башлыгы укучыларга кабул итү кампаниясе ахырына кадәр бер фән буенча БДИны яңадан тапшыру мөмкинлеге бирергә тәкъдим итте. Әлеге мөмкинлектән укучылар быел ук куллана алачаклар.