В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Туры элемтә барышында ил халкының берсе әлеге юл буенча йөрү тарифларына зарланды
Фото: kremlin.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче декабрь, Диана Жиленкова). Россия Президенты Владимир Путин ел саен уздырыла торган матбугат конференциясе барышында Мәскәү – Казан М12 трассасы буенча йөрү бәясен тикшерергә вәгъдә итте.
Моның буенча Мәскәү кешесе мөрәҗәгать итте, аның исәпләве буенча Мәскәүдән Казанга кадәр юл автомобильчеләргә якынча 6 мең сумга төшәчәк. Аның сүзләренчә, җиңел автомобиль өчен магистральнең яңа гына ачылган участогында тариф километрына уртача 7 сум тәшкил иткән.
«Бер ел элек «Автодор» бер километрына – 4 сум һәм Мәскәү – Казан трассасының бөтен юлында йөрү бәясе 3 меңнән 4 мең сумга кадәр булачак дип җиткерде. Владимир Владимирович, зинһар, тиешле ведомстволарга М12 буенча юл йөрү тарифларын киметү өчен тарифларны карап чыгарга кушсагыз иде», – дип мөрәҗәгать итте Президентка Сергей Гвоздев-Карелин.
Владимир Путин башкала кешесе китергән мәгълүматларны төгәл белмим дип җиткерде. «Мин, дөресен генә әйткәндә, әлеге санның кайдан килеп чыкканын белмим – 6 мең? Бәлки, һәр участокта да бер үк бәя булмас? Саннар 4-4,5 мең булырга тиешлеген беләм. Тикшерермен. Бәлки, мондый туры арифметика монда бик үк эшләп бетермидер. Мин, һичшиксез, моны карарга вәгъдә итәм», – диде дәүләт башлыгы.
Ул искәрткәнчә, закон буенча юллар альтернатив юллар булганда гына түләүле була ала. «Түләмәү һәм бушлай йөрү мөмкинлеге һәрвакыт бар. Әмма анда үз катлаулылыгы була», – дип йомгаклады Владимир Путин.