В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәрешләр ташламаларга да кагылачак
Фото: Денис Гордийко
Социаль ярдәмгә мохтаҗ булган физик затларда түләү вакыты чыккан яки тулы булмаган түләү өчен комиссия һәм пенялар исәпләнмәячәк. Мондый гражданнарның категорияләре исемлеген соңрак РФ Хөкүмәте билгеләячәк.
Исегезгә төшерәбез, ТКХ хезмәтләре өчен түләгәндә комиссияләрне гамәлдән чыгару турында беренче тапкыр Владимир Путин 14 нче декабрьдә берләштерелгән матбугат конференциясе һәм туры линия вакытында игълан итте. «Бу дөрес түгел (ТКХ хезмәтләре өчен түләгәндә банкка комиссия түләү – ред.), бигрәк тә пенсионерларга кагыла икән. Карар кабул ителде. Комиссия пенсионерлар тарафыннан түләнмәячәк», – диде дәүләт башлыгы.