Казан әлеге статусны алуга кандидатларның берсе булып тора.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март). Россиядә «Хезмәт батырлыгы шәһәрләре» барлыкка киләчәк. Исемнәр Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткән торак пунктларга биреләчәк. Федераль законга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.
«Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исемен халык хәрби һәм гражданлык продукциясе предприятиеләрендә өзлексез җитештерүне тәэмин иткән, массакүләм хезмәт каһарманлыгы күрсәткән шәһәрләргә бирәчәкләр.
Закон нигезендә, мактаулы исем бирү нигезләре булып түбәндәгеләр тора: предприятиеләрне дәүләт бүләкләре белән бүләкләү һәм (яки) аларга Дәүләт Оборона Комитетының күчмә Кызыл байракларын тапшыру, предприятие хезмәткәрләрен хезмәттәге казанышлары өчен дәүләт бүләкләре белән бүләкләү, 1941-1945 елларда шәһәр халкының документаль расланган хезмәт каһарманлыгы фактлары.
Шәһәргә мактаулы исем бирү турындагы үтенечнамәне «Җиңү» Россия оештыру комитеты караячак. Исем бирү турындагы тәкъдимнәрне гражданнар һәм иҗтимагый берләшмәләр төбәк парламентына һәм субъект башлыгына мөрәҗәгать итә торган җирле үзидарә органнарына кертә ала. Губернатор һәм җыелыш үтенечнамәне карый һәм, мәсьәлә уңай хәл ителгән очракта, дәүләт башлыгына мөрәҗәгать итә.
Хезмәт батырлыгы шәһәрләрендә торак пункт гербы һәм Президент Указы тексты төшерелгән истәлекле стела урнаштыру, 1 Май, 9 май, Шәһәр көнендә иҗтимагый чаралар һәм бәйрәм салютлары үткәрү тәкъдим ителә.
«Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме, кагыйдә буларак, 1-нче майда билгеләп үтелә торган Яз һәм Хезмәт бәйрәме алдыннан, Россия Президенты Указы белән бирелә.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Казан Мэры Илсур Метшин ТР Дәүләт Советы депутатларына Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турында Россия Президенты адресына үтенечнамә әзерләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Шәһәр башлыгы сугыш елларында Казан илнең иң мөһим тыл үзәкләренең берсе булуын билгеләп үтте. ТАССР башкаласында хәрби җайга 139 сәнәгать предприятиесе үзгәртеп корылган, тагын 70 предприятие илнең үзәк һәм көнбатыш төбәкләреннән эвакуацияләнгән. Предприятиеләрдә Кызыл Армия ихтыяҗлары өчен 600-дән артык исемдәге корал, сугыш кирәк-яраклары әзерләнгән. Татарстан депутатлары И.Метшинның тәкъдимен хуплады.