В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россия Президенты карары хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турындагы карарны имзалады. 25 апрельдә кул куелган документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.
Документта күрсәтелгәнчә, республика өчен 2020 ел юбилей елы булачак, ә әлеге бәйрәмне билгеләп үтәргә Россия Хөкүмәте тәкъдим иткән. “Россия Федерациясе субъектлары хакимиятләре һәм җирле үзидарә органнарына бәйрәмгә әзерлек эшләре һәм аны үткәрүдә катнашырга тәкъдим итәргә”, - диелгән документта.
Охшаш карар белән Владимир Путин 2023 елда Бурятия Республикасының 100 еллыгына әзреләнергә кушкан.