Медицина учреждениесендә елына 8 меңгә кадәр бала тудыра алачаклар
Фото: Денис Гордийко
Планда – елына 8 мең бала тууны кабул итү. Үзәккә Казан халкы, республика районнарында һәм Идел буе төбәкләрендә яшәүчеләр мөрәҗәгать итә алачак. Бинаның проект куәте 120 кешегә исәпләнгән. Бала таптыру өчен җиде шәхси зал җиһазландырылган, дип хәбәр иттеләр Казанның сәламәтлек саклау идарәсендә.
Перинаталь үзәктә кувезлар – инкубаторлар белән яңа туган балаларны реанимацияләү бүлеге бар. Шулай ук нерв системасы авырулары булган балалар өчен медицина реабилитациясе бүлеге ачылган. Бала тапкан хатын-кызлар психоэмоциональ диагностика һәм психик халәтне стабильләштерү кабинетларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.
Декабрь аенда Казан мэры Илсур Метшин, Идел буеның иң эре акушерлык үзәкләренең берсендә булып, аның әзерлеген тикшергән иде.
«Соңгы 15 елда зур юл үттек. Әгәр элек капиталь ремонтка, бала табучы хатын-кызлар өчен лаеклы шартлар тудыра алуыбызга сөенсәк, хәзер без Казанга килгән дөнья дәрәҗәсендәге технологияләр турында фикер алышабыз. Моның өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Саннар үзләре өчен сөйли – республика буенча барлык бала табу очракларының 50% ы Казанга туры килә. Югары технологияләр гаиләләрдә балалар саны артачагына ышаныч уята», – дип билгеләп үткән иде ул вакытта Илсур Метшин.