В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, ил халкының уртак тырышлыгы белән генә киләчәкне үзгәртергә, тормышны уңайлырак һәм иминрәк итәргә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июнь). Россия Президенты Владимир Путин ил халкын РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашырга чакырды. Төп тавыш бирү көне алдыннан дәүләт башлыгы Россия гражданнарына мөрәҗәгать итте.
«Без төгәл хокукый нормаларга язылган төзәтмәләр өчен генә тавыш бирмибез. Без яшәргә теләгән ил өчен заманча белем һәм сәламәтлек саклау, гражданнарны ышанычлы социаль яклау, нәтиҗәле хакимият, җәмгыятькә хисап бирүче ил өчен тавыш бирәбез. Без үзебез өчен төзегән ил өчен тавыш бирәбез һәм аны балаларыбызга-оныкларыбызга тапшырырга телибез», - дип мөрәҗәгать итте ил халкына Владимир Путин. Президент ассызыклаганча, бөтен илнең киләчәге әлеге сайлаудан тора. «Сезнең һәркайсыгыз, шундый мөһим карарны кабул итеп, барыннан да элек үзенең якыннары турында уйлый, безне берләштергән кыйммәтләргә таяна, ә бу дөреслек һәм гаделлек, бу хезмәт кешесенә, өлкән буын кешеләренә хөрмәт, бу гаилә һәм балалар турында, аларның сәламәтлеге, әхлак, рухи тәрбиясе турында кайгырту», - дип билгеләде В.Путин.
Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, ил халкының уртак тырышлыгы белән генә киләчәкне үзгәртергә, тормышны уңайлырак һәм иминрәк итәргә мөмкин. «Кешеләрнең тотрыклылыгын, иминлеген һәм лаеклы тормышын без үсеш аша гына, бары тик үзебез генә тәэмин итә алабыз. Үз тарихыбызга, мәдәниятебезгә, туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, ата-бабаларыбызның казанышлары һәм уңышлары турындагы хәтеребезгә хөрмәт белән карау кебек үк, Россия суверенитеты да нәкъ менә безнең җаваплылыкка, ватанпәрвәрлекнең ихлас хисләренә таяна», - диде В.Путин. Ул шулай ук Конституциягә төзәтмәләр ил халкы тарафыннан хупланганда гына кертелә дип билгеләде. «Конституциянең яңартылган тексты, барлык тәкъдим ителгән төзәтмәләр сезнең хуплавыгыз белән генә гамәлгә керәчәк. Сез беләсез, тавыш бирү инде берничә көн бара, һәм мондый адым кешеләрнең сәламәтлеген саклау өчен кертелде. Сайлауда катнашып өлгергән кешеләрнең барысына да рәхмәт белдерәсем килә. Иртәгә, 1-нче июль - тавыш бирүнең төп көне. Кадерле дуслар, үз сүзегезне әйтүегезне сорыйм. Сезнең һәрберегезнең тавышы - иң мөһиме, иң әһәмиятлесе», - дип йомгаклады В.Путин.