Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.02.2024, 20:40

Владимир Путин Казанда «Киләчәк уеннары»нда: «Ярышларны оештыруның югары дәрәҗәсе белән горурланабыз»

Россия президенты Татарстан башкаласында халыкара мультиспорт турнирына старт бирде

Фото: kremlin.ru

Россия президенты Владимир Путин бүген Татарстан башкаласында «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирына старт бирде. Ачылу тантанасы шушы минутларда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә уза. Дәүләт башлыгы ярышларда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде. Үз чыгышында Россия лидеры Казанда чараны оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үтте.

«Без иң якты, масштаблы халыкара спорт ярышларын оештыруның югары дәрәҗәсе белән горурланабыз, аларның күбесе нәкъ менә Казанда узды. Бу шәһәр, бөтен Татарстан кебек үк, «Киләчәк уеннары»ның эчтәлегенә, рухына тулысынча туры килә. Үзенчәлекле, күпмилләтле, төрле халыкларның мәдәниятләренә бай шәһәр тарихи мирасны кадерләп саклый һәм шул ук вакытта һәрвакыт яңасына ачык, иң катлаулы, инновацион проектларга батырлык белән алына һәм аларны искиткеч итеп башкара», - диде Владимир Путин.

Казан спорт инфраструктурасын халыкара ярышларга һәрвакыт яхшылап әзерли, дип ассызыклады президент.

«Спорт өлкәсе – мисалларның берсе. Татарстанда дөнья беренчелекләренә төзелгән спорт комплекслары һәм ареналары төрле яшьтәге кешеләр тарафыннан киң кулланыла, Россиядә зур игътибар бирелгән массакүләм спортка хезмәт итә. Бу безнең дәүләт өстенлекләренең берсе», – диде дәүләт башлыгы.

«Россия гражданнарының иң популяр, халык арасында киң таралган актив ял төрләре арасында фиджитал-спорт та булыр, дип ышанам. Ул актуаль, тамашалы, динамик, шуңа да барлык буын кешеләрендә һәм, әлбәттә, балалар һәм яшьләрнең физик культура һәм сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксынуын арттыра ала», – диде Владимир Путин.

Тантанада шулай ук Белоруссия президенты Александр Лукашенко, Казахстан президенты Касыйм-Җомарт Токаев, Кыргызстан президенты Садыйр Җаппаров, Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзиеев, Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон катнашты.

Тантаналы ачылыш алдыннан ил лидерлары халыкара мультиспорт турниры уздыру зоналарын карадылар.

«Киләчәк уеннары» – классик һәм цифрлы спорт төрләрен берләштерүче фиджитал-форматтагы ярышлар. Турнир программасы биш юнәлеш буенча 21 дисциплинаны берләштерә: спорт, тактика, стратегия, технологияләр, тизлек. Ярышларда 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр йөздән артык илдән 2 меңнән артык спортчы катнашачак.

Барлык яңалыклар