Дәүләт бүләкләренә фехтовкалаучы Марта Мартьянова, йөзүче Александр Красных һәм Казан «Зенит»ы волейболчылары лаек булды.
Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август). Россия Президенты Владимир Путин Токиодагы Олимпия уеннарында медальләр яулаган Россия спортчыларын бүләкләү турында указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.
Спортчылар «илебез спорты үсешенә зур өлеш керткән, югары спорт казанышлары, җиңүгә омтылыш, 2020 елда Токиода XXII Олимпиада Уеннарында күрсәтелгән ныклык һәм максатчанлык" өчен бүләкләргә лаек булды, дип билгеләп үтелә указда.
Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан спортчылары да бар. Олимпия уеннарының көмеш призеры йөзүче Александр Красных I дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Шундый ук бүләккә Казан «Зенит»ы волейболчылары Артем Вольвич, Максим Михайлов, Валентин Голубев һәм Дмитрий Волков лаек булды, алар Россия җыелма командасы составында көмеш медаль яулады. Ә рапирада команда ярышларында Олимпия чемпионы булган фехтовкалаучы Марта Мартьянова Дуслык ордены белән бүләкләнде.
Токиода узган уеннарда Россия җыелма командасы медаль зачетында бишенче урынны яулады, 71 медаль – 20 алтын, 28 көмеш һәм 23 бронза.