Иҗтимагый әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга керткән зур өлеше өчен Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров Дуслык ордены белән бүләкләнде. Тиешле указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
Дуслык орденына шулай ук ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының административ һәм хокук саклау органнары идарәсе башлыгы Рөстәм Кадыйров һәм республика рәисе эшләре идарәчесе Мөслих Ситдыйков та лаек булды. II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллинга, шулай ук аның урынбасары Владимир Кудряшевка бирелде.
Дуслык ордены — Россия Федерациясенең 1994 елда гамәлгә куелган дәүләт бүләге. СССР заманында орденның элгәрчесе 1972 елда төзелгән Халыклар Дуслыгы ордены була. Ул Россия гражданнарына һәм чит ил кешеләренә халыклар арасында тынычлыкны, дуслыкны, хезмәттәшлекне һәм үзара аңлашуны ныгытудагы аерым казанышлары өчен бирелә.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Гафаров 2020 елдан бирле шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе булып эшли. Элегрәк ул сигез ел Совет районы администрациясен җитәкләгән, ике ел Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшләгән, социаль блокны җитәкләгән.