Турнир 21 нче февральдә Казанда старт ала
Фото: kremlin.ru
Конкрет шәһәрләрнең атамалары өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк, әмма Татарстан башкаласында президент «Киләчәк уеннары» халыкара фиджитал-турнирын ачу тантанасында катнашырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр «Мәскәү. Кремль. Путин» программасында.
Соңгы тапкыр дәүләт башлыгы Казанга 2019 елда һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan дөнья чемпионатын ябу тантанасына килгән иде.
Исегезгә төшерәбез, «Киләчәк уеннары» Казанда 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр узачак. Алар яңа дисциплиналар буенча, заманча технологияләрне кулланып, цифрлы мохиттә һәм физик активлык белән үткәреләчәк. Турнирда 107 илдән 2 мең кеше катнашачак.