Президент сүзләренчә, ТР башкаласы «үз үсешендә гаҗәеп ыргылыш» ясады
Россия Президенты Владимир Путин 2024 ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә чыгыш ясый. Дәүләт башлыгына сорауны Казан журналисты Артур Хәлиуллов бирде. Ул Татарстан башкаласында БРИКС берләшмәсенең штаб-фатирын ачу планлаштырыламы дип кызыксынды.
Саммитны уздыру вакытында Казанга 36 дәүләт делегациясе килде, шуларның 24ен беренче затлар җитәкләде. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, ил лидерларының мондый саны хәтта Мәскәүдә дә җыелмаган. Президент шәһәргә масштаблы вакыйганы оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм журналист соравына җавап бирде: «Без штаб-фатирны төземибез. Бөтен оешма мәнфәгатьләрендә төзелә һәм эшли торган аерым инструментлар бар, әмма без, һичшиксез, Татарстан башкаласының алдагы дистә еллар эчендә булдырылган барлык мөмкинлекләрен файдаланачакбыз».
Татарстан башкаласы, Россия Президенты фикеренчә, тиз темплар белән үсә. «Казан үзенең үсешендә гаҗәеп адым ясады – бу, һич арттырусыз, Европаның иң яхшы шәһәрләренең берсе, дип саныйм. Моны рәхәтләнеп әйтәм. Без Мәскәү белән горурланабыз – дөньядагы иң эре һәм иң яхшы мегаполисларның берсе, әмма Казан да тиз һәм актив үсә», – дип ассызыклады ул.
Владимир Путин күп еллар элек Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән бергә Казан читенә килеп, анда кешеләр яшәгән землянканы күрүе турындагы истәлекләре белән уртаклашты. «Әмма татарларга һәм аларның мәдәниятенә тиешлесен бирергә кирәк: чиста, барысы да җыештырылган, өстәлдәге тәмле чәк-чәк һәм башкалар», – дип сөйләде дәүләт башлыгы.
Шуннан бирле шәһәр нык үзгәрде. «Казан үсә, искиткеч шәһәр, – диде президент. Һәм метро барлыкка килде. Без ул вакытта Минтимер Шәрип улы белән моның кирәклеге турында сөйләштек һәм моны эшләдек. Яңа җитәкче – Рөстәм Нургали улы Миңнеханов – әлеге эстафетаны эләктереп алды, бик нәтиҗәле эшли. Гомумән, Казанда һәм Татарстанда талантлы кешеләр яши. Төрле милләт кешеләре дус-тату яшиләр, бер-берсен хөрмәт итәләр».
Казанда саммит уздырганнан соң, көнбатыш дөнья тәртибенә каршы тору өметләре акланганмы дигән сорауга җавап биреп, дәүләт башлыгы болай дип билгеләп үтте: «БРИКС Көнбатышка каршы тору коралы түгел, без беркемгә дә каршы эшләмибез. Без үз мәнфәгатьләребез, әлеге оешмада катнашучы илләр мәнфәгатьләре өчен эшлибез. Без БРИКС кысаларында бернинди конфронтацион повестка төземибез. Әмма оешма тиз үсә».
Күп кенә дәүләтләр БРИКСка кызыксыну белдерә һәм берләшүгә кушылырга тели, чөнки монда эш бер-берсенең мәнфәгатьләрен хөрмәт итү нигезендә төзелә, ә карарлар бергәләп кабул ителә. «Анда кечкенә һәм зур дәүләтләр юк, азмы-күпме алга киткән дәүләтләр юк. Кызыксынулар буенча берләшмә бар. Ә кызыксыну бер генә – үсеш. Кулланырга мөмкин булган инструментлар табыла һәм икътисад үсешен тәэмин итү өчен яңа темплар һәм аның структурасын үзгәртү өчен яңа инструментлар булдырыла, – бу кешелек җәмгыятенең киләчәк үсешенә җавап бирсен өчен», – дип йомгаклады Владимир Путин.