В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәүләт башлыгы киләсе атнада - 28-нче марттан 5-нче апрельгә кадәр - халыкны эшкә чыкмаска чакырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март). Бүген Россия Президенты Владимир Путин дөньяда коронавирус эпидемиясе таралу белән бәйле рәвештә рәсәйлеләргә мөрәҗәгать белән чыкты. Ул халыкны табиблар һәм хакимият органнары тәкъдимнәренә игътибарлы булырга өндәде һәм эпидемиянең икътисадка китерә торган зыянын киметү өчен берничә чара күрергә кушты. Аерым алганда, Президент билгеләп үткәнчә, РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү датасын күчерергә, халыкның төрле категорияләренә бирелә торган социаль түләүләрне тизләтергә, хезмәт өчен түләүнең минималь күләменә кадәр арттырырга, кулланучылар һәм ипотека кредитлары буенча «каникуллар булдыруны» карарга кирәк. Шулай ук дәүләт башлыгы киләсе атнада - 28-нче марттан 5-нче апрельгә кадәр - халыкны эшкә чыкмаска чакырды.
«Безнең төп бурыч - авыру таралуны максималь киметү»
Алдан кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә әлегә авыруның киң таралуын тоткарлый алдык, әмма тулысынча коронавируска чик кую мөмкин түгел, дип билгеләп үтте В.Путин.
«Гражданнардан табиблар һәм хакимият органнары тәкъдимнәренә игътибарлы каравыгызны сорыйм, сезнең мөнәсәбәткә бик күп нәрсә бәйле. Бу бигрәк тә халыкның аеруча чирләргә еш бирелә торган төркемнәренә - өлкән буын кешеләренә һәм хроник авырулар белән интегүчеләргә кагыла. Алар өчен дә, барлык гражданнар өчен дә хәзер җаваплы вакыт», - диде Президент.
Катлаулы хәлгә бәйле рәвештә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне В.Путин, белгечләр һәм табиблар фикеренә таянып, сайлап алыначак соңгы датага күчерергә тәкъдим итте.
Авыруның таралу тизлеген киметү өчен, киләсе атна - 28-нче марттан 5-нче апрельгә кадәр - В.Путин ял атнасы дип игълан итте. «Әлбәттә, тормыш белән тәэмин итүнең барлык структуралары, шул исәптән медицина учреждениеләре, даруханәләр, кибетләр, банк, финанс исәпләүләре, транспорт, шулай ук барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары үз эшләрен дәвам итәчәк», - дип өстәде ул.
Рәсәйлеләрнең барысын да дәүләт башлыгы белгечләрнең киңәшләрен җаваплы үтәргә чакырды. «Үзеңне дә, якыннарыңны да сакларга, дисциплина һәм җаваплылык күрсәтергә кирәк. Ышаныгыз, хәзерге вакытта өйдә утыру - иң дөрес карар», - диде ул.
«Социаль пособиеләр автомат рәвештә түләнергә тиеш»
Өстәмә чаралар халыкны социаль яклау өчен дә кирәк, дип билгеләп үтте В.Путин. Гражданнарга тиешле барлык социаль пособиеләр һәм ташламалар якындагы алты ай дәвамында, нинди дә булса өстәмә белешмәләр бирмичә, автомат рәвештә озайтылырга тиеш. Әгәр дә гаилә торак-коммуналь хуҗалык буенча ташламаларга хокуклы икән, аңа янә үз керемнәре күләмен расларга кирәкми, дип аңлатты дәүләт башлыгы.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен 75 һәм 50 мең сум түләү апрельдә гамәлгә ашырылырга тиеш, дип өстәде Президент.
Шулай ук В.Путин ана капиталына хокукы булган барлык гаиләләргә ай саен өч яшькә кадәрге һәр балага өстәмә рәвештә 5 мең сум түләргә тәкъдим итте. Түләүләрне апрельдән башлап өч ай дәвамында башкару планлаштырыла.
3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга түләүләрне В.Путин тизләтергә кушты - аларны гаиләләр июньдә ала башларга тиеш.
Моннан тыш, Президент хастаханә кәгазе буенча түләүләрнең яңа нормасын билгеләргә тәкъдим итте - алар хезмәт өчен түләүнең кимендә минималь күләме суммасыннан чыгып исәпләнергә тиеш. «Әлегә мондый норма агымдагы ел ахырына кадәр гамәлдә булачак, ә аннары вәзгыятьне исәпкә алып карар кабул итәчәкбез», - диде В.Путин.
Эшсезлек буенча пособиене Президент шулай ук хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнә кадәр - 12 мең 130 сумгача арттырырга тәкъдим итте.
Моннан тыш, дәүләт башлыгы кулланучылар һәм ипотека кредитлары буенча «каникуллар булдыруны» карарга тәкъдим итте. Әйтик, кешенең кереме 30%-тан артыкка кимесә, ул үз бурычы өчен түләүне вакытлыча туктатып тора һәм аны штрафлы санкцияләрсез соңрак түли алачак.
В.Путин мондый пролонгация механизмын индивидуаль эшкуарлар өчен дә карарга кушты.
Кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре барлык салымнарны да кичектереп түли алачак
Коронавирус фонында кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре дә зур кыенлыклар белән очрашты, дип билгеләде В.Путин. Эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм эшсезлекнең артуына юл куймау өчен, ул компанияләргә социаль фондларга иминият кертемнәре буенча һәм барлык салымнар буенча, НДСтан тыш, якындагы алты айга кичектерү бирүне йөкләде. Шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек компанияләре һәм катлаулы хәлдә калган микропредприятиеләр ярты елга кредитлар буенча кичектерү ала алачак.
«Алты айга компанияләрнең банкротлыгы турында гариза бирүгә һәм бурыч-штрафларны түләтүгә мораторий кертергә тәкъдим итәм», - дип өстәде В.Путин.
Бу чаралар секторларда эшли торган компанияләрдә таратылачак, дип ассызыклады Президент.
Моннан тыш, кече һәм урта эшмәкәрлек өчен иминият кертемнәре күләме 30%-тан 15%-ка кадәр кимиячәк. Бу чара кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрендә эшләүче халык керемнәрен тоту өчен кертелә. «Түбән ставка берничә айга түгел, ә перспективага кертелә. Без эш бирүчеләргә үз хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруга озак вакытлы стимул бирәбез», - диде В.Путин.
Шулай ук Президент Россиядән чит илгә китүче керемнәргә салым ставкасын 15% итү карарын тәкъдим итте. Банк кертемнәренең яисә кыйммәтле кәгазьләргә инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млн сумнан артып киткән гражданнар өчен 13% күләмендә процент кеременә салым билгеләү тәкъдим ителә.
Бюджетка өстәмә кертемнәр балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларын финанслауга һәм эшсезлек белән очрашкан яки хастаханәгә эләккән кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.
«Әгәр дә без бердәм булсак, агымдагы вәзгыятьнең катлаулылыгын аңласак, кабул ителәчәк барлык чаралар да уңай нәтиҗә бирәчәк, - диде В.Путин. - Әгәр дәүләт, җәмгыять, гражданнар берләшсә, бөтен авырлыкларны да ерып чыгачакбыз».