Дәүләт башлыгы илдәге вәзгыятькә үз бәясен бирәчәк һәм киләчәккә бурычлар куячак
Фото: kremlin.ru
29 нчы февральдә, пәнҗешәмбе көнне, Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясаячак. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2024 елның 29 нчы февралендә Россия Федерациясе Федераль Җыенына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк», – диелә хәбәрдә.
РФ Конституциясенең 84 нче маддәсе нигезендә, дәүләт башлыгы Дәүләт Думасы депутатларына һәм Федерация Советы әгъзаларына илдәге хәлләр һәм эчке һәм тышкы сәясәтнең төп юнәлешләре турында еллык юллама белән мөрәҗәгать итә. Мондый чыгышларда президент шулай ук Россия парламентының ике палатасының да закон чыгару эше буенча конкрет тәкъдимнәрен җиткерә.
Соңгы юллама 2023 елның 21 нче февралендә җиткерелгән иде. Ул Владимир Путин өчен 18 нче һәм Россия тарихында 28 нче булды.