84-нче мәктәптә Дәрвишләр бистәсе халкы Казанның Генераль планын эшләүчеләр белән очрашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь). Кичә Совет районының 84-нче мәктәбендә Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләр Казанның Генераль планын эшләүчеләр белән очрашты. Очрашуда катнашучылар Дәрвишләр һәм Нагорный бистәләренең урам-юл челтәрен үстерү турында фикер алышты. Казан муниципаль берәмлеге башлыгы киңәшчесе Владимир Фомин очрашуның модераторы буларак чыгыш ясады. Фикер алышуда Мәскәү Генераль планының фәнни-тикшеренү институты вәкилләре Александр Котенков һәм Федор Костылев, Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов катнашты. Киләчәктә шәһәр юлларын бушату өчен Казанның Генераль планында карарга кирәк булган Дәрвишләр бистәсе районындагы юл трассасы очрашуның төп темасы булды.
Дәрвишләр бистәсендә юл челтәрен үстерүнең өч варианты
Исегезгә төшерәбез, якындагы 15 елга шәһәрнең шәһәр төзелеше сәясәтен билгели торган Казанның Генераль планын быел кабул итү планлаштырыла. Документны эшләү белән Мәскәүнең Генплан Институты белгечләре шөгыльләнгән. Генпланда шәһәр үсешенең башка аспектлары белән беррәттән 2035 елга кадәр юл-транспорт моделен булдыру каралган.
Узган ел ук халык алдында генплан проекты тәкъдим ителгән иде, анда, аерым алганда, Нагорный бистәсе территориясе буйлап һәм урман буйлап юл салынды. Әмма әлеге бистәдә яшәүчеләр юл челтәрен үстерүнең мондый вариантына каршы булуларын җиткерделәр. Аларның теләкләрен исәпкә алып, 2007 елда ук расланган гамәлдәге Генпланда нигез салынуга якын вариантка әйләнеп кайту турында карар кабул ителде. Бу вариант Дәрвишләр бистәсенең төп урамы буенча элемтә-юлның узуын һәм тимер юл аша юл үткәргечен төзүне күздә тоткан иде. Моннан тыш, Генераль планда Липатов урамы һәм тимер юлдан икенче якка ике юл өчен коридорлар салынды. Әмма Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләр территориаль планлаштыруның федераль геомәгълүмат системасында урнаштырылган Генплан проектында урам-юл челтәрен үстерүнең шундый варианты белән килешмәгән. Шуңа бәйле рәвештә, быелгы очрашуда Дәрвишләр бистәсе халкына территорияне үстерүнең өч вариантын тәкъдим иттеләр.
Беренче вариант – гамәлдәге генераль план материаллары. Владимир Фомин искә төшергәнчә, алар 12 ел ачык булган, һәм бу вариантка беркем дә шелтәләр белдермәгән. Икенче вариант Дәрвишләр бистәсендәге Тополевая урамы буенча юл өчен коридорны күздә тота. Өченче вариант – Нагорный бистәсе янындагы урман полосасы трассасы. Шул ук вакытта, Мәскәү Генплан Институты белгече Федор Костылев билгеләп үткәнчә, юл ике полосалы булыр дип планлаштырылган.
Владимир Фомин шулай ук М7 федераль трассасы буенча автомобиль юлы участогын булдыру буенча тәкъдимнәр ни өчен кабул ителә алмавын аңлатты. Барыннан да элек, М7 федераль трассасының теләсә нинди корылмаларны төзүне тыю белән җир кишәрлекләрен 100 метрлы бүлеп бирү мөмкинлеге бар. Моннан тыш, М7 трассасы буйлап газүткәргечләр уза.
Казанның Генераль планында нинди вариант булачагын халык сайлаячак
Өч сәгатькә якын барган фикер алышу юлы шәһәрнең Генераль планында очраклы гына каралмый – ул шәһәрнең төрле өлешләрен бәйләргә тиеш. «Бу юл шәһәр организмы тигез, «тромбаларсыз», бөкеләрдән башка яшәсен өчен кирәк», - дип ассызыклады Владимир Фомин һәм юл төзү вакытын төгәл атауны кыен дип билгеләде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, транспорт моделен эшләгәндә 1000 кешегә 450 машина фаразлап исәпләгәннәр (хәзер бу күрсәткеч мең кешегә 430 машинаны тәшкил итә). Бу 2035 елга автомобильләр саны артуының иң зур саны түгел, тик урам-юл челтәре үсешеннән башка күп кенә урамнар, шул исәптән Мир урамы да «катып калачак».
Юл челтәре үсешеннән башка һәм киләчәктә Липатов урамы буенча юл булмаса, Казан бөкедә утырып калачак. Тимер юл аркылы башка якка чыгар өчен бу юлга алмаш булып тора. Сүз уңаеннан, Липатов урамы буенча һәм тимер юл буенда юллар өчен коридорлар барлык өч вариантта да саклана.
Автомобиль юллары өчен коридорлар кирәклеге шәһәр үсешенә дә бәйле. Әйтик, Дәрвишләр бистәсе белән янәшә киләчәктә 5 мең кв. метрга якын торак төзү каралган. В.Фомин сүзләренә караганда, шуңа күрә хәзер үк юлларны үстерү юнәлешен Генераль планга кертү мөһим.
Очрашуда Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләр үз теләкләрен җиткерде. Казан Генпланына нинди вариант кертеләчәкне шәһәр халкы үзләре сайлаячак, дип ышандырды Владимир Фомин. «Бүген тыңлауларда катнашучыларга Дәрвишләр буенча үтә торган һәм аның яныннан уза торган автоюллар вариантлары тәкъдим ителде. Казан халкы иҗтимагый фикер алышуларда 2035 елга кадәр перспективада иң актуаль булган вариантны билгеләсен өчен, Генераль план материалларында нәкъ менә шушы вариантлар бастырып чыгарылачак. Бу казанлылар карары булачак», - диде ул.
Алга таба шәһәрнең Генпланының яңартылган проекты яңадан федераль органнар һәм министрлыклар белән килештерү өчен территориаль планлаштыруның федераль геомәгълүмат системасына урнаштырылачак. Ә декабрьдә документ проекты Казан шәһәр Думасы депутатлары раславына кертеләчәк.