В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Машина йөртүче, машинаны штрафстоянкага эвакуацияләмәсеннәр өчен, шунда ук бурычын түләгән
Бүген Казанның административ комиссияләре хезмәткәрләре суд приставларының федераль хезмәте вәкилләре белән уртак рейд вакытында явыз түләмәүченең машина тәгәрмәчләренә блокираторлар урнаштырдылар. Mercedes GLE 450 хуҗасы муниципаль парковкадан файдаланган, әмма 2023 елның 31 августыннан бер генә түләү дә башкармаган һәм 138 мең сумга штраф туплаган.
Штрафлар Татарстан республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.16 «Транспорт чарасын түләүле муниципаль парковкада урнаштырган өчен түләмәү» маддәсе буенча теркәлгән. Нәтиҗәдә автомобильгә арест салу акты төзелгән.
Машина йөртүче, машинаны штрафстоянкага эвакуацияләмәсеннәр өчен, шунда ук бурычын түләгән, дип хәбәр итә административ комиссияләрнең эшчәнлеген оештыру идарәсе. Штрафларын түләмәсә дә, машина йөртүче муниципаль парковкадан файдалануын дәвам иткән.
Исегезгә төшерәбез, май аенда Казанда яшәүчене административ штрафларны түләмәгәне өчен дүрт тәүлеккә кулга алганнар. Ир-атның законсыз сәүдә өчен салынган штрафлар буенча 434,8 мең сум күләмендә бурычы җыелган.